Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызда волонтерлар ярдәмгә ашыга

Балык Бистәсендә волонтерлар өлкән кешеләргә ярдәм итә. Һәрбер авыл җирлекләрендә берничә волонтерлар билгеләнгән.  

“Бәтке авыл җирлегендә режимны сакларга тырышалар. Шушы көннәрдә берничә әби шалтыратты. Мин алар үтенече буенча беренчел кирәк продукт алып кайтып бирдем”, - диде Бәтке авылыннан  волонтерларның берсе Рамил Асадуллин. 
 “Олы Елга авыл җирлегендә дә барысы да тәртиптә. Халык урамга чыгарга тырышмый. Режим саклаулары бик сизелә. Берничә ялгыз әбигә ашамлыклар алып бардым. Һәм коммуналь түләүләрен дә башкардым”, - дип хәбәр итте Олы Елга авылыннан волонтер Алсу Әльмиева.
Балык Бистәсеннән Динар Гайниев исә өлкән яшьтәге Рәйсә ханым гозере буенча аңа кибеттән беренчел кирәк-яраклар, җиләк-җимеш һәм сөт ризыклары алып килгән.
Волонтерларыбыз әнә шулай өлкәннәргә ярдәм күрсәтүдә бик теләп катнашалар. Телефон шалтыратуларын игътибарсыз калдырмый алар.
Җирле волонтерлар әйтүенчә, Анатыш, Корноухово, Күгәрчен, Яңа Арыш, Биектау, Шомырбаш, Күки авыл җирлекләрендә әлегә ярдәм сорап шалтыратучылар булмаган, авылларда тулы режим саклана.
     

Гөлназ Зарипова   әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев