Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз авылларында Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар узды

Бүген районыбыз авылларында Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән район җитәкчелеге вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары тәбрикләделәр. Сугыш елы җырлары яңгырады.

Яу кырында ятып калган авылдашларын искә алып обелискка чәчәкләр, веноклар куелды. Мәктәп укучылары “Үлемсез полк” акциясенә кушылдылар. Җиңү көне – әтиләребез, бабаларыбыз бүләк иткән изге бәйрәм. Ул бик күп югалтулар белән яулап алынган азатлык – халкыбызның бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шуңа да аның әһәмияте, кыйммәте елдан-ел арта бара. Бүгенге бәйрәм чаралары да шуны дәлилләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса