Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 Район үзәк китапханәсендә Әниләр көненә багышланган очрашу узды

 Район үзәк китапханәсендә Әниләр көненә багышланган очрашу узды.

 Китапханә хезмәткәрләре «Яраткан әнием» дигән күргәзмә һәм «Әни җыр кебек яңгырый» дигән фотозона әзерләделәр. 1944 елның ноябрь аенда "Герой-Ана" ордены булдырыла. 1997 елдан башлап Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләнеп үтелә.

Алып баручы Фәүзия Хөсәенова катнашучыларны бәйрәм белән котлады, әниләр турында матур шигырьләр укыды.

– Бу гаилә бәйрәме. Әни булу бәхетле һәм шул ук вакытта җаваплы язмыш, диде алып баручы. «Әни» сүзеннән мөһим сүз юк. Кайсы яшьтә дә  безгә ана назы һәм аның җылы карашы кирәк, диде ул.  Соңыннан барлык әниләр, әбиләр үзләренең балалары, оныклары турында сөйләделәр, кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. «Ромашка», «Таможня», «Әкиятләрне бел» һәм башка конкурсларда һәркем катнашты. Залда шаяру һәм мәзәкләр яңгырады.

Бергәләшеп әниләр, чәчәкләр турында җырлар, такмаклар башкардылар. Кадрия Озерова Владимир Кулыгинның «Рәхмәт, әни!» исемле яңа китабыннан шигырьләр укыды. Аннары һәр әни күргәзмәдән үзенең сыйфатларына  туры килә торган кәгазьләр сайлап алды һәм аның  сәбәбен аңлатты. Чарада катнашучылар барлык китапханә хезмәткәрләрен дә бу бәйрәм белән котладылар. Һәм без барлык оештыручыларга бәйрәм өчен рәхмәтлебез.  

 

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса