Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы булып үтте

Узган атна ахырында район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы булып үтте. Анда 8 яшькә кадәрге һәм 25 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Укучылар төрле номинацияләр буенча Муса Җәлилнең иҗатын татар һәм рус телләрендә яктырттылар. 

Иң элек конкурсның положениесе белән үзәк китапханәнең методист бүлеге мөдире Галина Гнидина таныштырды. 
—Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра. Әлеге чараны уздыруның максаты Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру,--диде ул. 
Жюри составындагы язучы, шагыйрәләр, тәҗрибәле мөгаллимәләр һәр чыгышны “энә күзеннән” үткәрделәр. Сәнгатьле сөйләм, сайланган әсәрнең конкурс темасына туры килүе, баланың әсәрне тирәнтен аңлап, йөрәге аша уздырып укуы исәпкә алынды. Әйтергә кирәк, конкурсантларның һәммәсе дә ныклы әзерлек белән килгәннәр. Музыкага кушылып укылган әсәр, шулай ук образга туры китереп сайланган костюмнар да игътибардан читтә калмады. Һәр чыгыш видеоязмага яздырылып барылды. 
Жюри тарафыннан ясалган нәтиҗәләр исә түбәндәгечә булды: 
Җәлил әсәрләрен рус телендә башкарган 8 яшькә кадәрге балалардан: 1 урын--Радмир Шабанов (“Бәләкәч”), 2--Гүзәл Кәримова (Яңа Арыш), 3--Замирә Бәдретдинова (“Бәләкәч”), 3--Олеся Гордеева (“Мишутка”); 8-13 яшькәчә: 1 урын--Саида Вәлиева (Яңа Арыш), 2--Самир Сафин (Котлы Бөкәш); 14-17 яшькәчә: 1 урын--Адель Кыяметдинов (Шомбыт), 2--Бибигайшә Шәмсетдинова (Шумково), 3--Шәмсетдинова Хәмидәбану (Шумково). 
Җәлил әсәрләрен татар телендә башкарган 8 яшькә кадәрге балалардан: 1 урын—Зәринә Сөләйманова (Полянка), 2—Тамчыгөл Минневәлиева (Олы Солтан), 3—Дилбәр Хуҗаханова (“Бәләкәч”), 3—Ясминә Кәлимуллина, Замирә Кәримуллина (“Мишутка”). 
9-13 яшькә кадәрге балалар арасында: 1 урын--Айгиз Сибгатов (Олы Елга), 2—Самирә Бакирова (Биектау), 3--Дилә Зиннәтова (Котлы Бөкәш). 3—Азалия Зәйнуллина (Иске Арыш), 3—Руфинә Гаффарова (Полянка). 
14-17 яшькәчә үсмерләрдән: 1 урын--Зилә Кыямова (Күгәрчен), Инсаф Шәрәфиев (Яншык), 3—Илүзә Габдрахманова (Яңа сала), 3 урын—Алинә Кәримова (Ямаш). 
18-25 яшькәчә: 1 урын—Зөһрә Вәлиуллина (“Бәләкәч”) 
“Җәлил турында” номинациясендә 9-13 яшькәчә балалар арасында беренче урынга Адилә Фәйзрахманова (Юлсубино), икенче урынга Данияр Галимов (Яңа Арыш) лаек булдылар. 
Дүрт этаптан торган бәйгенең беренче өлеше әнә шундый нәтиҗәләр, урыннар белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең бәйгене оештыруга куйган тырышлыкларын да әйтми мөмкин түгел. Тәм-томнар белән кайнар чәй балаларны килә-килешкә үк табында көтә иде. Конкурстан һәркем канәгатьлек һәм матур тәэсирләрдә таралды. Алда бәйгенең өлкә, ярымфинал, финал өлешләре көтә. Ә без исә анда катнашучылардан яңадан-яңа уңышлар, сөенечле хәбәрләр көтәбез. 
Фәрвәз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса