Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк хастаханәсендә донор көне уздырдылар

 Узган атнада район үзәк хастаханәсендә республика кан алу үзәгеннән килгән табиб-белгечләр донор көне уздырдылар.

-Барлыгы 58 кеше кан тапшырды. Авыл җирлекләреннән килүчеләр дә шактый иде. Үзебезнең медицина хезмәткәрләре аеруча актив булды. Лариса Лаврентьева, Фәния Гарипова, Айрат Шакиров, Светлана Наумова һәм башка бик күпләр беренчеләрдән булып кан бирергә килделәр, - дип хәбәр итте безгә хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Лилия Газизова.

«Әгәр донорлыкның нинди изге гамәл булуын белергә теләсәгез, бер тапкыр кан тапшыруның 3 кеше гомерен саклап калырга ярдәм итүен әйтү дә җитә»,  ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса