Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе “Бәләкәч”енә- 10 яшь!

Район үзәгендәге “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген бакчаның  10 еллык юбилеен билгеләп уздылар.

Роспотребнадзор таләпләре нигезендә бәйрәм һәр группада аерым, балалар катнашында гына үтте. Әмма аларга һич кенә дә күңелсез түгел иде, чөнки Клоун (Диләрә Галиева) белән Карлсон (Ольга Куприянова) аларга төрледән-төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар тәкъдим иттеләр. Күңелле музыка астында шау-гөр килеп уйнаган нәниләр өчен истә калырлык көн булды ул. “Серле торт” эченнән очыртылган шарлар, балаларның үз кулы белән камырдан ясаган печеньелары еллар узгач та әледән-әле шушы күркәм юбилейның татлы хатирәсе булып күңелләреннән калкыр.

-Бүгенге көндә бакчага 61 бала йөри. Елдан-ел уңай шартлар артуына куанырлык. Хәзерге вакытта бездә логопед, инглиз теле һәм татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләребез бар. Балалар белән физик тәрбия буенча инструктор, өлкән тәрбияче эшли. Төрле түгәрәкләр алып барыла. Бәйрәмнәребез шуңа да күңелле уза безнең, - ди бакча мөдире Гөлназ Нәбиуллина.

Чыннан да шулай! Бүгенге юбилей кичәсен күреп без моңа тагын бер инандык. Киләчәктә дә уңышларың белән сөендер, югарыга үрлә, үс син, “Бәләкәч!”

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса