Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында “Мин һәм гаиләм” исеме астында конкурс булып узды

Район мәдәният йортында “Мин һәм гаиләм” исеме астында конкурс булып узды. Анда үз гаиләләренә опекага балалар алган, “Балам - багалмам” клубына йөрүче Назыйповлар, Зәйнуллиннар, Хәлиуллиннар, Антиповлар гаиләләре  катнаштылар.

Чараны алып баручылар Надежда Фомина һәм Гөлия Каримуллина гаиләләрне сәламләгәннән соң аларга нинди номинацияләрдә катнашачакларын җиткерделәр. Чыгышларны опека һәм попечительлек буенча район бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Баһаветдинова, гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы Әнисә Минвәлиева, район мәдәният йорты методисты Анатолий Автономовтан торган жюри бәяләде.

Конкурста катнашучылар башта үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар. Аларның барысына да җыр, шигырь, үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итү кебек өй биремнәре бирелгән булган. Антиповлар гаиләсе боларның барысы белән дә уңышлырак чыгыш ясап “Гаилә иҗаты” конкурсында җиңү яулый. Аннан катнашучылар кабатланмаслык итеп үзләре әзерләгән ризыкны жюри карамагына тапшырдылар. ”Гаиләбезнең яраткан ашы” конкурсында  Хәлиуллиннарга тиңнәр булмады.

Чираттагы конкурста күзләр бәйләнгән килеш таякчык ярдәмендә аш-су әзерләү бүлмәсендә кулланыла торган җиһазларны тану иде.

Бердәмлектә катнашучылар арасында Балык Бистәсеннән булган Назыйповлар гаиләсе аерылып торды.

Бәйге Регина Шмелева, Илгизәр Җәләлов башкаруында җырлар белән аралашып барды. Тамашачылар гаиләләргә көчле алкышлар белән ярдәм итеп тордылар. Аларның тырышлыгы да алып баручыларның игътибарыннан читтә калмады, махсус конкурслар оештырылды, җырлар, шигырьләр, биюләр башкарылды.  Шулай ук алар чарада катнашучылар арасында иң яхшы биючене дә атадылар.

Ә “Балам - багалмам” клубына йөрүче гаиләләр арасында “Мин һәм гаиләм” район конкурсында, иң күп баллар җыеп Зәйнуллиннар гаиләсе  җиңүче итеп танылды. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

-Без ирем белән пенсиядә инде. Бу конкурс азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып торды. Ярышларны оештыручыларга һәм бигрәк тә безгә югары бәя бирүче жюрига зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Гөлүсә Зәйнуллина.

Ә без үз чиратыбызда әлеге балаларга үзләренең йөрәк җылыларын биргән әлеге гаиләләр алдында хөрмәт илә башыбызны иябез.

Таңсылу Минһаҗева әзерләде.  

фотоgem4me.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса