Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатуга багышланган тантаналы кичә булды

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш старт алды. Узган атна ахырында Мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда армиягә китәчәк егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, югары сыйныф укучылары килгәннәр иде.Матур традициягә әверелгән бу чара быел аеруча истәлекле, тантаналы шартларда узды. Башка еллардан аермалы буларак зал шыгырым тулы иде.

 Быел безнең районнан армия сафларына  егермедән артык егет чакырыла. Алар илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы изге бурычларын үтиячәкләр.
Кичә Олы Елга үзешчәннәре башкаруында “Солдат озату” күренеше белән башланып китте.
...Тиздән солдат формасы киячәк егетләр тантаналы музыка, алкышлар астында сәхнәгә чакырылдылар. Беренче булып аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова сәламләде.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

 Илгиз ҖАМАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев