Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында чаралар узды

Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Аның төп максаты–халык игътибарын физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларына ирешү.

Бер-береңә ихтирам һәм хөрмәт, җылы мөнәсәбәт булганда барлык кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин. 
3 декабрьдә район мәдәният йорты фойесында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмә, мастер-класс, сәхнәне балкыткан эчтәлекле концерт программаларында да моны күрергә мөмкин иде. Күргәзмәдәге гаҗәеп матур чигешле, төрле бизәктәге бәйләмнәр, сәйләннән тезелгән муенсалар, агачтан уелган декоратив эшләнмәләр – барысы да сокланулы тойгылар уята.
-Рәхмәт сезгә ихтыяр көчегез өчен! Тормыш кыенлыкларын җиңеп алга атлавыгыз үзе зур батырлык. Бүгенге күргәзмә, иҗат фестивале аша моны күрергә мөмкин. Һәм бу адымнар башкалар өчен дә үрнәк.  Сәламәт булыгыз, күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп булсын, - диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов үзенең кыскача гына чыгышында һәм фестивальдә катнашучыларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре  тапшырды.
Бу көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм балалар иҗат үзәгендә өстәл теннисы, шахмат, шашка буенча ярышлар да булып узды.

Фәрвәз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X