Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Мәдәният йортында Балык Бистәсе муниципаль район Советының 51нче утырышы булды.

 Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова, Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий катнаштылар.

 “Балык бистәсе муниципаль районының 2019 елдагы социаль- икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында”гы доклад белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов чыкты.

Утырышта шулай ук “Алтын капка” авыл хуҗалыгы куллану комплекслы кооперативы рәисе Илмир Габдриев, Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев чыгыш ясадылар.

Юрий Камалтынов республикабызның социаль-икътисадый хәле, аерым алганда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, демографик хәлне савыктыру, авыл хуҗалыгы, торак төзелеше һәм башка юнәлешләрдә күрелгән чараларга тукталды. Шулай ук районыбызның социаль- икътисадый үсешен анализлап узды, файдаланылмаган мөмкинлекләрне барларга чакырды.

 

 

Автор Илгиз Замалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса