Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район комиссиясенең чираттагы утырышы булды

 Күптән түгел район коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов барды.

Утырышта 7 мәсьәлә каралды. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Хәлил Әсләмов комиссия эшендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең “Муниципаль берәмлекләрдә кадр службасы  җитәкчеләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар турында”гы хаты белән таныштырды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Нияз Шәйхетдинов, финанс-бюджет палатасы рәисе Илсия Ногманова, район Советы оештыру бүлеге начальнигы Резеда Әхмәтвәлиева, район башкарма комитеты оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Шәвәлиева, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәрит Вафин үз оешмаларында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча эш өчен җаваплы урындагы кешеләрнең регламентларда (инструкцияләрдә) каралган функция һәм бурычларны тулы күләмдә тормышка ашыруларына кагылышлы мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар. Светлана Шәвәлиева шулай ук муниципаль хезмәт закончалыкларын үтәү,  2018 елда һәм агымдагы елның узган чорында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керем, чыгымнар, милек турында мәгълүматларны үзвакытында һәм дөрес итеп тапшыруга кагылышлы мәсьәләләрдә коррупциягә каршы тору буенча башкарылган эшкә йомгак ясады.
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса