Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Илдар Таҗетдиновның кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлавы

Илдар  Таҗетдинов Халыкара кооперация көне уңаеннан, «Кама» кулланучылар җәмгыяте коллективын котлады.

Котлау сүзендә: «Хөрмәтле кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре, тармак  ветераннары!
Сезне Халыкара кооперация көне уңаеннан кайнар котлыйм.  Кулланучылар җәмгыяте районыбызның иң бай тарихлы оешмаларыннан берсе. Бу коллектив зур, катлаулы юл узды.  Ул үсешенең һәр этабында район халкына хезмәт итте. Кулланучылар кооперативы бүген дә район икътисадында мөһим урын алып тора. Җитди конкурентлык шартларында да сер бирмәделәр алар. Сәүдә өлкәсендә үз урыннары бар, халыкны көндәлек товарлар белән тәэмин итүдә уңышлы гына эшләп киләләр, эшмәкәрлекне үстерүгә этәргеч бирәләр. Кулланучылар кооперациясе күп еллар дәвамында халыкны товарлар белән тәэмин итә һәм төрле хезмәтләр күрсәтә. Иң мөһиме,  район кулланучылар җәмгыяте үз эшчәнлегендә социаль юнәлешкә тугры булып калды.
Киләчәктә дә район икътисадын үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә лаеклы өлеш кертерсез дигән ышаныч белдерәм.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, шәхси бәхетләр, иминлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим!» – дигән сүзләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев