Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты

 Кичә район администрациясенең актлар залында муниципаль район Башлыгы Илдар Таҗетдинов эшмәкәрләр белән очрашты. Анда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары,

Башкарма комитет һәм совет аппараты вәкилләре дә чакырылганнар иде. Очрашу нигездә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү чараларына багышланды.

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекккә ярдәм фондының Балык Бистәсе районындагы вәкиле Айдар Шакиров эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чаралары һәм маркетплейслар- зур сәүдә мәйданчылары аша товарлар сату ысуллары турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев Россия һәм Татарстан Республикасында хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү буенча кабул ителгән программалар белән таныштырды.

Россия Федераль Салым службасының Татарстан Республикасы буенча 10 нчы номерлы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Фаил Нигъмәтҗанов 2021 елдан салым закончалыкларына кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде.

Чыгыш ясаучылар эшмәкәрләрне, авыл җирлеге башлыкларын борчыган сорауларга да җавап бирделәр.

(Тулырак газетабыз битләрендә укырсыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса