Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район балалар иҗат үзәгендә коррупциягә каршы юнәлдерелгән чара узды

Коррупциягә каршы "Юк" дибез.

Квест-уен мавыктыргыч та, нәтиҗәле дә

Узган атнада район балалар иҗат үзәгендә коррупциягә каршы юнәлдерелгән “Коррупциягә – юк!” дип исемләнгән чара һәм шуның кысаларында квест-уен үткәрелде. Әлеге уенда Балык Бистәсе гимназиясе һәм Балык Бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнаштылар. 
Чара башланыр алдыннан район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков темага карата кыскача гына чыгыш ясап, укучыларга уңышлар теләде.
Квест-уен бик җанлы барды. Бишәр укучыдан торган ике команда коррупциягә кагылышлы биремнәрне үтәделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Нәрсә ул коррупция? Аның сәбәпләре нинди? Аңа каршы ничек көрәшергә була? Соңгы елларда замана чиренә әверелгән бюрократия, шантаж, ришвәтчелек, рэкет сүзләренә дә үз аңлатмаларын бирделәр укучылар, мисаллар китерделәр.
 Чара район мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча методисты, балалар иҗат үзәге социаль педагогы, мәгариф бүлеге юристы булышлыгында әзерләнде. Аны район балалар иҗат үзәге методисты Елена Блинова алып барды. Балык Бистәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Хәлил Әсләмов җитәкчелегендәге жюри составында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков,  район җәмәгать судьясы Миләүшә Галимова, район суды судьясы Нуретдин Җамалиев – командаларның эшчәнлеген, бирем үтәүләрен гадел   бәяләде. Дөрес җавапларга жюри тарафыннан баллар куелды. Ахырда баллар исәбе белән Балык Бистәсе гимназиясе укучылары өстенлеккә ирештеләр. Ә иң мөһиме, укучыларның теманы аңлап, аңа якын килеп эшләүләре, коррупциянең бүгенге җәмгыятебезне эчтән таркатуга җиткерә торган афәт, проблема икәнлеген аңлаулары иде. 

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Фәрвәз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса