Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райлә Фатыйх: " Картлык шатлык түгел"

Халыкта: «Картлык шатлык түгел», дигән әйтем яши. Дөрес ул. Гомер көзенә ялгыз атлаучыларга бигрәк тә кыен.

Йортыбыздагы 82 яшьлек берүзе яшәүче әбиебез  һич уйламаганда абынып егылган. Һәм шкаф кырына бәрелеп нык имгәнгән. Район үзәк хастаханәсе табиблары  дәвалар өчен гипс салдылар. Әмма аның белән генә эш бетми бит әле.

Аңа ияләнергә, авыртуларына түзәргә дә кирәк.

Күп тапкырлар хирургларны өйгә чакыртырга туры килде. Рәхмәт яусын аларга, берсүзсез килеп, ярдәм кулы суздылар.  Кайчакларда халык табиблар хезмәтеннән ризасызлык белдерә. Тик мин үзем рәхмәттән башка берни әйтә алмыйм. Әгәр алар вакытында килеп авыруга булышмасалар, әбинең хәле тагын да начарланыр иде. Аллага шөкер,  беркөн килеп гипсын да алдылар. Әбиебез барлык табибларга, аеруча Равил Зариповка рәхмәтле калды.

Саулыкның иң зур байлык икәнлеге шушы чакта беленә дә инде. Барыбыз да исән-сау булыйк.

 

Райлә Фатыйх,

ТОС «Лидер» җитәкчесе.

a

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса