Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райлә Фатих: “Еламаган балага имезлек бирмиләр”

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) Татарстанның җирле үзидарә системасында мөһим урын алдылар. 

 Безнең Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында 5 иҗтимагый үзидарә бар. Агротехник көллият районындагы күп катлы йортларны берләштергән “Лидер” иҗтимагый үзидарәсен Райлә Фатих җитәкли.

Бу тирәдәге һәр йортның, ул гына да түгел, һәр фатирның, гаиләнең проблемаларын белеп тора ул. Үзен борчыган мәсьәләләр, уй-фикерләре турында мәкаләләр язарга да вакыт таба. Менә тагын кулына каләм алган:

“Әле дә хәтеремдә, мине моннан 18 ел элек 9 март көнне йортташларым-күршеләрем йорт буенча өлкән итеп сайлап куйганнар иде. Берничә елдан  күп фатирлы йорт рәисе итеп үзгәрттеләр. Менә  инде өченче ел территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе вазифаларын башкарам. Исеме үзгәрсә дә, эш-мәшәкате шул ук кала. Әмма артыграк кына. Элек  бер йорт өчен җаваплы булсам, хәзер 3 йортка күз-колак булып торырга кирәк. Гомумән алганда, район үзәгендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештырып бик дөрес эшләделәр. Гражданнарның үзидарәләргә берләшүе мөһим, чөнки соңгы берничә елда кешеләр арасында бердәмлек, уртак мәнфәгатьләрне кайгырту кебек төшенчәләр онытыла бара. Һәркем үз казанында гына кайный. Халык белән хакимият бергәләп эшләгәндә генә  көнкүреш проблемаларын хәл итеп була.

Шул 18 ел эчендә  5 район җитәкчесе алышынды. Минем йомышым еш төшә торган предприятие-оешма җитәкчеләре дә шактый алышындылар инде. Аларның күпчелеге минем мөрәҗәгатьләремне игътибар белән тыңлап, тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Әгәр шулай булмаса мин бер көн дә эшли алмас идем. Дөрес, бер сәгатьлек эш өчен артларыннан унар ай йөртүчеләре дә булды инде.

Район, оешма-предприятие җитәкчеләре ярдәме белән йортыбызда шактый зур эшләр башкарылды Моннан 20 ел элек йортыбыз тәмам ишелер  чиккә җиткән иде. Аны ремонтлауны сорап кайларга гына бармадым, кемгә генә язмадым.  Боларны үзем генә беләм инде.  Республика матбугатында да язма басылды.  2008 елда йортыбызга зур капиталь ремонт ясалды. 2011 елда “Инвалидларга уңайлы мохит” программасы буенча пластик ишекләр, тотынып менгечләр, подъезд ишекләренә япма-түбәләр ясалды. Өч ел элек йортыбызның түбәсе алыштырылды. 2019 елда  подъезд эченә капиталь ремонт ясалды. 2009 елда йортыбызга түрбакча ясаттык, туфрак китертеп чәчәкләр утырттык. Ә быел аның коймасын тимердән тоттырдык. Менә шулай уртак тырышлык белән йортыбызны тәртиптә тотабыз инде.  Әмма артыннан йөрмәсәң, җитәкчеләрнең ишеген таптамасаң, берәү дә: “Әйдә йортыгызда шуны эшлик, моны төзәтик”, диюче юк. “Еламаган балага имезлек бирмиләр”, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде.

 Мондый зур эшләрдән тыш көн саен диярлек көтелмәгән мәшәкатьләр чыгып тора. Кайберәүләрнең ваемсызлыгы, җавапсызлыгы нәтиҗәсендә фатирларны су басу очраклары кабатлана. Фатирымны су баса, дип төнге сәгать 1 дә шалтыраталар. Мин үз чиратымда идарәче компания җитәкчесе телефонын җыям. 20 минут эчендә сантехник килеп тә җитә. Рәхмәт үзләренә. Күптән түгел 5 катта яшәүче ирле-хатынлы гаилә 4 каттагы фатирны су бастырдылар. Сантехниклар килеп җиткәнче ишекләрне ачтырып суларын яптык. Тавыш-гауганы зурга җибәрмичә, аларны сөйләштереп килештерегә дә кирәк бит әле. Кайвакыт шулай психолог ролен дә үтәргә туры килә шул.

Безнең “Лидер” территориаль иҗтимагый үзидарә территориясендә яшәүчеләрнең күпчелеге   йортларыбызны төзек тоту, тирә-як мохитне уңайлы итүгә битараф түгел. Алар өмәләрдә актив катнашалар, берәр үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Әмма арабызда теге яки бу җитешсезлекләр өчен кемнедер гаепләп утырудан узмаучылар да бар. Һәр кешенең яшәгән урынын төзегрәк, матуррак итеп күрәсе килә. Ә моның өчен йортларыбыз белән идарә итүдә һәрберебезгә турыдан-туры катнашырга кирәк ләбаса. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр менә шул максатны күздә тотып оештырылалар да инде. Алар халыкны хакимияткә якынайталар”.

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X