Рамилә Закирова: " Медицина хезмәткәрләре авыруларны терелтү өчен бар тырышлыкларын куялар."
Коронавирус авыруы килеп чыкканнан бирле, нинди хәвефле хәбәр ишетермен икән, дип күңел куркып тора.
Әлеге афәтле чир берәүне дә читләп узмый ахыры. Үзем дә авырып район хастаханәсендә дәваландым. 20 нче көнне генә аякка бастым. Биредә табиблар, шәфкать туташлары, кече медицина хезмәткәрләре авыруларны терелтү өчен бар тырышлыкларын куялар. Дару белән генә түгел, җылы сүзләре, кайгыртучанлыклары белән дә булыша алар. Табиб Рамил Гаязов һәрдаим хәлебезне белеп торды. Барысына да чиксез рәхмәтлебез. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.
Рамилә Закирова, Роза Галимова, Венера Гыймадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа