Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамил Гаязов: " Авыру кешеләрнең хәлләрен җиңеләйтеп, дәвалап, сәламәтләндереп шатландырасым килде минем"

Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларны күрәбез дә, “Менә бу чын табиб!” – дибез.

Мең төрле авыруларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучы да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр дип тә йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен генә барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта рәхмәт әйтергә дә онытабыз.Нинди авыр, җаваплы эш бит табиб Һөнәре. Алар кулында – кеше гомерләре, безнең белән сезнең гомерләр...

Балык Бистәсе район дәваханәсендә баш врач урынбасары булып эшләүче, терапия, гаилә медицинасы, ашыгыч ярдәм, эндоскопия белгече Гаязов Рамил Фатыйх улы да – үз һөнәренең остасы. Төбәгебезнең илаһи табигатьле иң зур авылларның берсе булган Күгәрчендә алты балалы Наилә һәм Фатыйх Гаязовлар гаиләсендә дөньяга килә Рамил. Әнисе Наилә апа, лаеклы ялга чыкканчы, авыл хуҗалыгы эшләрен башкара, бүген дә балалары кадер – хөрмәтендә гомер кичерә. Әтисе Фатыйх абый ул вакыттагы “Россия” колхозының алдынгы машина йөртүчесе булып таныла. Пенсиягә вакыт җиткәч тә, рульне ташламады. Соңрак тирә – як халкын үз куллары белән тимердән чүкеп эшләгән кирәк – яраклар белән тәэмин итеп торды.

Рамил үз мәктәпләрендә урта белем алып, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1981нче елда югары белемле табиб-терапевт һөнәренә ия була.

- Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш. Мин үзем табиб булырга хыялландым һәм бу хыялыма ирештем. Авыру кешеләрнең хәлләрен җиңеләйтеп, дәвалап, сәламәтләндереп шатландырасым килде минем, - ди героебыз язмасы.

Дипломлы яшь белгеч туган якларына әйләнеп кайтып, җиң сызганып хезмәтенә керешә. Яраткан хезмәт ялыктырмый бит. Ул вакытлардагы эшчәнлеге хакындагы хатирәләрен яңартып Рамил әфәнде:

- Яшь чак, дәвалау учреждениесендә эшләүчеләрнең яртысы диярлек яшьләр. Шау – гөр килеп, дус – тату булып, ярдәмлешеп яшәү үзе бер бәхет булган. Шуның өстенә янәшәбездә аякларына нык басып торучы булдыклы, тәҗрибәле табиблар Ф.С.Мифтахов, В.К.Волков, Н.Х.Зарипова, И.Х.Җамалиев һәм башка бик күп мәртәбәле остазлар булуы да безнең киләчәккә булган ышанычыбызны өметебезне арттыра иде.

80-нче еллар башында әлләни тәҗрибәсе булмаган, әмма һөнәренә хиреслыгы, яңалыкка омтылыш белән башкалардан аерылып торган Рамилгә Югары Тегермәнлек участок дәвахасасенә баш врач вазыйфаларын вакытлыча башкару кебек үтә дә җаваплы эш йөклиләр.

- Бу чор эчшәнлегем табиб буларак кына түгел, җитәкче булып формалашуыма да зур йогынты ясады. Чөнки ул чорда Тегермәнлектә данлыклы, тәҗрибәле, хуҗалык, партия – совет, мәгариф, медицина тармагы җитәкчеләре А.В.Степанов, М.Ф.Ногманов, Х.М.Мөбаракшин, К.Й.Мостафина, Х.Г.Гатупов кулга – кул тотынып иҗтиһат итәләр иде.

Балык Бистәсенә чын табиб, җитәкче, авыл медицинасының бөтен нечкәлекләрен белеп кайта Рамил Фатыйхович. Аның булдыклылыгын, үз эшенә гаярьлеген тиз күрәләр. 1986 елда ул терапия бүлеген җитәкли башлый. Озак та үтми баш табибның медицина – дәвалау мәсъәләләре буенча урынбасар вазыйфалары да йөкләнеп, бу эшне бүгенгә кадәр бар күңелен биреп, нәтиҗәле башкара.

Шөкер, Рамил Фатыйховичың гомер буе барлык күңел җылысын салып башкарган хезмәтләре эзсез югалмый. 2013нче елда Җөмһүриятебез Президенты Указы нигезендә “Татарстанның атказанган табибы” мактаулы исеменә лаек була. 2018нче елда исә “Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнеп, күпьеллек эшен янә бәялиләр.

- Минем Дәүләт бүләкләрем – хезмәттәшләремә булган ихлас бәя дә. Янәшәмдә алар булмаса, кулга – кул тотынып бергә эшләмәсәк – уңышка ирешүләр кыен булыр, - иде ди үзе.

Хәзерге вакытта яшьләрнең медицина өлкәсенә тартылуы бик сөендерә. Ак халатлы һөнәр ияләре булырга теләүчеләрнең шактый булуы аңлашыла да. Табиб – дөньяда иң кирәкле, дәрәҗәле, шул ук вакытта иң җаваплы, тынгысыз һөнәр иясе. Шундыйлар арасында бүген инде Балык Бистәсе район баш табибы Динар Рамил улы да бар. Шаять, төшенгәнсездер, Динар әтисе Рамил Фатыйховичның эстафетасын үз кулуына алуы белән әтисендә бетмәс – төкәнмәс горурлык хисе тууга сәбәпче бит.

Хезмәттәште данлыклы хирург В.К.Волков: “Рамил Фатыйх улы дәваханәбезнең көзгесе булып кала бирә. Кеше гомере сагында торуын беркайчан да онытмый.”, - диюе белән мең мәртәбә хаклы.

Дүрт дистә елга сузылган хезмәт юлының соңгы икесе короновирус зәхмәтеннән кешеләрне коткару белән бәйле. Ул һәрвакыт “Кызыл зона”ның үзәгендә кайный. Бу афәт алдында медицина үзе генә көчсез, халык үз иминлеген, исәнлеген саклауны барлык санитар таләпләрне үтәп, вакцина ясатып кына нәтиҗәле итә алуын ассызыклый ул.

Сәясәт, тел – әдәбият, сәнгать мәсъәләләре буенча озын-озак гәп кору утыру да мөмкин аның белән.

- Буш вакытым булса кулыма китап алам. Татар театр – концертларын да калдырмаска тырышам. Вакыт – вакыт, күңелдә хисләр дулкыны кайнаганда, кулыма каләм алып, аларны шигъри юлларга салам. Күренекле якташ әдипләр Әхәт Гаффар, Әхәт Сафиуллин, Равил Фәйзуллин китапларын кулыма алсам, хушланып китәм. Киңәшмәләрдә дә күбрәк үз туган телебездә – татар телендә чыгыш ясауны хуп күрәм - ди ул.

Ышанасы да килми: 40 ел бер мизгелдә узган да киткән кебек. Ә бит мизгел дигәнебез бетмәс – төкәнмәс шатлыклы вә истәлекле дә, вакыты – вакыты белән дә сикәлтәле булган адәм баласының язмыш сукмагы бит ул. Эшен җиренә җиткереп башкаруы, җаваплы булуы белән хезмәттәшләренең дә, райондашларының да хөрмәтен яулый алган, гомумән, һәряклап мәртәбәле, үрнәкле, халык арасында абруйлы булып, тормыштан ямь табып яшәгән кешеләргә халкым тарафыннан әйтелгән “Илгә эш күрсәткән ир” төшенчәсе нәкъ менә Рамил Фатыйх улы Гаязовка туры килә дә инде.

 

Рамазан Кәбиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса