Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан ае башлана

Тиздән мөселман дөньясы олуг кунакны каршы алырга әзерләнә. 12 апрель көнне кояш баю белән изге Рамазан ае башлана һәм шул көнне беренче тәравих намазы укыла.

 Узган елгы уразаны пандемия шартларында үткәрергә мәҗбүр булдык, мәчетләргә килеп гыйбадәт кылулар чикләнде, күмәкләшеп ифтар ашлары үткәрү дә вакытлыча тукталып торды. Быел бераз гына җиңел сулыш алдык кебек.

Район мәчетләре ныклап торып тәравих намазларына әзерләнә, бар нәрсә кабаттан тәртипкә китерелә. Быелгы уразаның үзенчәлекләре турында Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовтан сораштык. 

 — Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән быелгы уразаны да исән имин каршыларга җыенабыз. Сөекле Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәсәлам: “Әгәр Рамазан аеның фазыйләтен белсәгез, 12 айның һәр аен Рамазан ае булуын теләр идегез”, — дигән. Шуңа күрә бу айның нинди дәрәҗәгә һәм зур көчкә ия булуын һәр иман иясе яхшы аңлый һәм аны зур кунакны көткән кебек шатланып каршы ала. Ураза балигълык яшендәге үз акылында булган һәр мөселманга фарыз. Уразага иртә белән кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап ниятләп керәбез. Әлбәттә, ураза тоткан кеше ашау-эчүдән генә түгел, буш сүз сөйләшүләрдән, төрле күңел ачулардан һәм кадерле вакытын кирәкмәгән эшләргә сарыф итүдән тыелып торырга тиеш. Аллаһы Тәгалә адәм баласына хәленнән килә алмастай эшләрне йөкләми. Әгәр инде ураза тотарга сәламәтлекләре мөмкинлек бирми икән,тотылмый калган ураза өчен фидия сәдакасы түләнә. Быел Диния Нәзарәтенең голәмәләр шурасы аны бер көнгә 200 сум исәбеннән билгеләде. Ураза тота алмаган кеше көнгә бер мескенне ашатырга тиеш. Яки сәдаканы авыр хәлле мөселманнарга, ятимнәргә, мохтаҗларга тапшырырга була. Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен ай ахырында Фитыр сәдакасы бирелә. Фитыр сәдакасы Ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Аның күләме — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум. Ягъни кем 100 сум бирергә хәле булса — шуның кадәр бирә, мөмкинлеге булса 700 сум да бирә ала, әгәр 100 бирергә дә хәленнән килмәсә, аның үзенә сәдака тиеш була. Бу сәдакалар фәкыйрьләргә, бернәрсәсе дә булмаган милексез мескеннәргә, бурычлыларга, яшәү өчен акчасыз калган юлчыларга — мосафирларга, укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һәм башкаларга бирелә. Мәчетләргә тапшырылган очракта, аларның һәр тиене исәпкә алынып, югарыда телгә алынган кешеләргә таратылачак.

Быел районыбызның һәр мәчетендә дә тәравих намазлары укылачак. Ләкин җәмәгать намазына килүчеләрнең битлек-маскалары һәм үз намазлыклары булу шарт. Әгәр инде үзләрендә берәр авыру билгеләре тоялар икән, гыйбадәтне өйләрендә генә башкару мәслихәт. Өйләрдә авыз ачтырулар яки ифтар мәҗлесләре үткәрү рөхсәт ителә.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән уразаларыбызны тиешенчә тотарга язсын, Раббыбыз сабырлыкларын вә җиңеллекләрен бирсен, кабул гамәлләрдән булсын. Бер-беребезгә догада, уй-гамәлләребез белән изгелектә булыйк.

Уразага ният кылу һәм авыз ачу догалары:

Ураза булачагына тел белән яки күңел белән ният кылу тиештер.

Сәхәрдә: «Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисәл-Лилләһи Тәгаалә». (Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласым илә ният кылдым, Рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр).

Авыз ачканнан соң ошбу дога укылыр:

«Аллаһүммә ләкә сүмтү, вә бикә әәмәнтү, вә галәйкә тәүәккәлтү, вә галәә ризкыйкә әфтартү, фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххартү». «Әй, Аллаһү, ошбу уразамны мин Синең ризалыгың өчен тоттым, вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың илә авызымны ачамын. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһү, инде минем әвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да ярлыкагыл». Амиин.

Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;

2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту (укол кадату);

 

3) якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

1) сатып алыначак малны татып карау;

2) балага ризык чәйнәп бирү;

3) күзгә сөрмә тарту;

4) тешләрне пакъләү;

5) кан алдыру;

6) сөлек салдыру;

7) комган белән госел коену;

8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

Искәрмә: Рамазан аена кагылышлы яки дингә бәйле башка сорауларыгыз булса, Саба җәмигъ мәчетенә 2-35-68 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/novosti/ramazan-ae-bashlana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса