Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафил Җәләлиев: «Мәктәптә укыганда татып карадым»

Эстраданың яшь җырлы-моңлы гаиләсе Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың дуетлары турында күп язылды.

 Тамашачы күңеленә алар җырларының милли моңга бай булулары белән үтеп кергәндер. Баксаң, бу миллилек балачактан, туган якның саф чишмә сулары белән күңелгә иңгән икән. Ник дигәндә, Рафил – мәшһүр Арча төбәге егете. Арча педагогика көллиятен тәмамлаган укучы. Җырлары белән генә түгел, йомшак теле, матур язуы белән укучыларының күңеленә хуш килгән ул. Әйе, менә нәкъ шундый бәяне аңа тамашачылары бирә. Шәхси аккаунтында ул самавыр кайнату, тәмле чәй пешерү ысулын язган. Тәмләп, ләззәтләнеп, чәй пешерә... «Габдулла Тукай исемендәге Арча көллиятендә укыганың бушка китмәгән, матур җырлау, сөйләү генә түгел, бик матур итеп язасың да икән бит. Әфәрин» дип хуплаганнар аны. Бер дә шөбһәсез, Рафилның чәе тәмле булгандыр.

«Самавырда кайнаган чишмә суы белән ясалган үлән чәеннән дә тәмле чәй юктыр ул... Чәен эчү, ләззәтнең финишы булса, ул чәйне кайнату мизгеле, үзе җанга бер рәхәтлек өсти! Салмак кына, бер илаһи моң белән агып торган челтер чишмәнең салкын суын самавыр эченә тутырып алу белән башлана ул рәхәтлек...Горур самавырның көпшәсен кыздырырга әзер торучы учак күмерен сак кына салып җибәрү белән, азарт үзенекен итә, ашыга-ашыга чыршы күркәләре бер бер артлы бу көпшәне тутырырга ашыга! Җәйге кичнең серле тынлыгы,гүя самавырның төтенен үзенеке итәргә ашыга, ул аны биеккә күтәреп таратмый, җир өстенә ефәк мамык итеп җәя. Ә бу вакытта инде самавыр, җиз тавышы белән, күңелнең әллә кайсы җирендәге кылларын тибрәтеп җырлый башлый... Мин беренче тапкыр самавырда кайнаган чәйне мәктәптә укыганда татып карадым. Без укыганда, һәр елның 19 май көнендә табигатькә поход оеша иде. Пионерия бәйрәменең күңелле хәтирәсе тарихи бер истәлек булып калды...Шулай булмый ни, самавырда кайнаган чәй эчү белән төгәлләнгән бу көн, ничек истә калмасын ди...Бәйрәм белән сезне!!!!Сездә ниләр бар???» - дип яза ул. 

 

http://www.sahne.ru/kheberler/11582.html

фотоbaltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса