Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафаэль Шәвәлиев: " Гаилә альбомнарыгызны, фронттан килгән хатларны карагыз, саклагыз."

3 декабрьдә Балык Бистәсендә Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.

 Бу истәлекле көн Совет һәм Россия сугышчыларының хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.

 3 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән Билгесез солдат җәсәде (Зеленоград шәһәренә керү юлында) Мәскәү Кремле дивары янындагы Александровский бакчасында тантаналы рәвештә җирләнә.

    Бу көнне без чираттагы тапкыр Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алабыз. Илебездә Ватанны саклаучылар хөрмәтенә Дан мемориаллары һәм күпсанлы обелисклар куелды.

    Хәзер эзтабарларга табылган бик аз сугышчыларның гына исемнәрен кире кайтарырга туры килә. Ерак дәһшәтле сугышта калганнарның күбесе шулай Билгесез солдат булып кала бирә. 

  Чарада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый.

Митингта катнашучылар алдында район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм район ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев чыгыш ясадылар.

Алар яшь буынга тыныч тормышның нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын әйтеп уздылар.

- Бүген илебез тормышында үзенчәлекле көн, Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган йөзләрчә мең, миллионлаган солдатларны искә алу көне. Гаилә альбомнарыгызны, фронттан килгән хатларны карагыз, саклагыз. Ватан сакчыларына мәңгелек дан! - диде Рафаэль Шәвәлиев.

 Митингта катнашучылар бер минут тынлык белән сугыштан кайтмаганнарны искә алдылар.  Мәңгелек ут янына гирляндалар һәм чәчәкләр куйдылар.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса