Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов балыкбистәлеләрне җирле үзидарә көне белән күңелдән котлый

Хөрмәтле депутатлар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне 21 апрель - җирле үзидарә көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме, чөнки ул Россиянең һәр гражданинына кагыла. Җирле үзидарә – кешеләргә иң якын хакимият звеносы. Бүген территорияләрне социаль-икътисади үстерү һәм халыкның иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Көндәлек тормышыбызның төп мәсьәләләре шул дәрәҗәдә хәл ителә. Гражданлык җәмгыятен төзү социаль-икътисади һәм сәяси мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле актив тормыш һәм гражданлык позициясеннән башка мөмкин түгел. Сезнең һөнәри, әхлакый сыйфатларыгыз, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз күбесенчә җирле үзидарә үсеше һәм илебезнең киләчәгенә бәйле.
Бәйрәм уңаеннан Балык Бистәсе муниципаль районы үсешенә куйган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Җаваплы эшчәнлегегездә яңа казанышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, уңышлар телим.

Радик Ислямов,
Балык Бистәсе районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса