Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рабига апа Кадыйрова гасырлык юбилеен билгеләп узды

 Рабига апа Кадыйрова Күгәрчен авылында туып  үсә.

 Балачагы сугыш елларына туры килә. Аның сөйләгәннәрен тыңлаганда, күзләргә яшь тула. Юк, ул үз тормышына зарланмый. Ул чор кешеләреннән зарлану ишетмәссең.

- Без һәрвакытта авылдашларыбыз белән бербөтен идек. Һәм бу бердәмлек барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте, - ди ул.

19 яшендә безнең героебызны күмәк хуҗалыкта бригадир итеп билгелиләр. Аның эше бик җаваплы булган.

– Казаннан Алалаев фамилияле тикшерүче килде. Мин аннан бик курыктым. Кырыс кеше иде. Ул килгән көннәрдә без өйгә кайтып та кермәдек, тәүлек буе эшләдек, эш урынында төн кунарга калдык. Әни күз йоммыйча, өйгә кайтуны көткән көннәр дә булды. Эштән курыкмадым. Без бит балачактан хезмәт куеп үстек. Хезмәттәшләребез белән бик тату идек, - ди Рабига апа.

–Ә эш өчен ничек түләделәр?– дип сорыйм мин аңардан.

– Безгә берни дә бирмәделәр. Черек бәрәңге, алабута ашадык. Адый вакытлар бүтән кабатланмасын иде, - ди әңгәмәдәшем.

Рабига апа бүгенге тормышыннан канәгать. Ире Рәкыйп белән алты бала үстергәннәр. Бүгенге көндә дүртесе исән.

- Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, сәламәтлегем бар. Ни кызганыч, ирем күптән вафат булды инде. Миңа балаларым булыша. Хөкүмәткә зур рәхмәт. Җирдә һәрвакыт тынычлык булсын! - дип әңгәмәбез ахырында Рабига апа барысына да яхшылык тели.

Менә шулай, безнең героебыз елмаюлы һәм мәрхәмәтле йөрәкле, бер гасыр яшәде һәм туктарга яки бирешергә җыенмый.

Аның туган көнендә, 20 октябрьдә Рабига Фәйзрахман кызын 100 яшьлек юбилее белән котларга барлык балалары һәм оныклары җыелды. Шулай ук район җитәкчелеге исеменнән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова һәм ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев та килгән иде.

Кунаклар юбилярны чын күңелдән тәбрикләп, РФ Президенты В.В. Путин исеменнән открытка һәм район башлыгы Илдар Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса