Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр эшнең үзәгендә

Бу кешенең мәктәп бусагасын атлап керүенә 27 ел вакыт узды. Шуларның 26 сын ул җитәкче вазыйфасында. Бу аз вакыт түгел. Педагог һәм җитәкче буларак  тәҗрибә нигезе ныклы.

 Тормыш җилләре Сергей Миндагалиевны тарихы бай булган Корноухово авылына алып килә. Ул вакыттагы мәктәп директоры Любовь Морозова (Бөтенсоюз укытучылар съезды делегаты, мәгариф отличнигы) аны мәктәпкә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп чакыра. Бер елдан аның кандидатурасын район мәгариф бүлегендә мәктәп директоры вазыйфасына тәкъдим итә.

Яшь директорның эшчәнлеге  булган традицияләрне саклап, аларны яңартып, коллегалары арасында лидерлык сыйфатларын күрсәтеп, укытучы хезмәтенә хөрмәтле караш белән сугарылган була.

Сергей Миндагалиевның эш үзәгендә  хезмәт яратучанлык, ихтирамлылык,  балаларга, ата-аналарга, әйләнә- тирәдәгеләргә ярату һәм ышаныч ята. Һәр укытучы укучы күңелендә изгелек тудырып анда тәртипсезлеккә урын калдырмаска тиеш. Ә моның өчен  үз фәнеңне, компьютерны һәм заманча мәгълүмати технологияләрне белү генә аз. Җитәкче дә үзе генә бу өлкәдә уңышларга ирешә алмас иде. Менә шуның өчен дә аңа ышанычлы тарафдарлар кирәк тә инде.

 Ул Рәсәй Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре, “2016 ел мәктәп директоры” Бөтенрәсәй конкурсында катнашты.

Аның җитәкчелегендә мәктәп 2010 нчы елда “Матур мәктәп” Бөтенрәсәй конкурсының республика этабында “Традицияләр мәктәбе” номинациясендә лауреат булды. Ирешелгән уңышлары өчен коллектив район башлыгы һәм мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм Почет грамоталары белән бүләкләнде. 2014 нче елда  республика программасы нигезендә  мәктәпкә реконструкция үткәрелде. Ул хәзер заман таләпләренә җавап бирә. Укучылар олимпиадалар һәм төрле ярышлардагы уңышлары белән шатландырып торалар. Барысының да нигезендә укытучылар коллективының, ата-аналарның, укучыларның тырыш хезмәте ята.

Апрель аенда үзенең юбилеен билгеләп үтүче Сергей Нәгыймулла улы ”Мәктәп яши һәм яшәячәк” дигән девиз белән һәм  коллективның ярдәмен  тоеп яши. Киләчәктә дә аңа уңышлар юлдаш булсын.

 

Таңсылу Минһаҗева. 

фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса