Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пәйгамбәребез иске киемнәрен нишләткән?

Бүгенге көндә без киемне бик еш алыштырабыз, иске киемнәребез еллар буе киштәләрдә ятарга да мөмкин. Ә Пәйгамбәребез нәрсә киңәш иткән соң?

 Яңа кием кигәндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Йә Аллаһым! Син мине шушы киемгә (күлмәккә, чалмага) киендердең. Синнән аның хәерле булуын һәм ясалу максатының да хәерле булуын сорыйм. Аның золымыннан вә аның (киемнең) ясалу максатының золымыннан Сиңа сыенам”, – дип әйтә торган булган.

Бүгенге көндә без киемне бик еш алыштырабыз, иске киемнәребез еллар буе киштәләрдә ятарга да мөмкин. Ә Пәйгамбәребез нәрсә киңәш иткән соң?

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең яңа киеме барлыкка килсә, искеләрен ул мохтаҗларга бирә торган булган һәм: “Яңа кием алгач, дога кылып, искесен мохтаҗ мөселманга бирүчене (гомере дәвамында һәм үлеменнән соң), биргән киеменең берсе генә булса да мохтаҗның өстендә булганчыга кадәр, Аллаһы Тәгалә саклар”, – дип әйткән.

Ә әгәр сез биргән киемнәрдә намаз укысалар, башка изге гамәлләр кылсалар, сезгә савабы тагын да артып кайтарылыр, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-tormyish/pygambrebez-iske-kiemnren-nishltkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса