Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Путин кабинетында бомба бар!»

Агымдагы елның 6 гыйнвар көнне бер ир-егет әллә аракы парыннан башы әйләнеп, әллә аңлы рәвештә усал нияттән, бердәм коткару службасының “112” номерына шалтыратып шундый хәбәр җиткерә. 

Беренче карашка мәгънәсез шаяру инде. Әмма төптән уйлап карасаң, терроризм акты турында ялган хәбәр тарату  булып чыга. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 207 маддәсендә  бу  хулиганлык ниятеннән кешеләр һәлак булу куркынычы, милекккә зур зыян салу, яки җәмгыяткә куркыныч тудырырдай шартлату, ут төртү һәм башка шундый гамәлләр турында ялган хәбәр тарату дип бәяләнә.
Мондый хәбәрне дәүләт органнары һич игътибарсыз калдыра алмыйлар бит инде. Хокук саклау органнары  кемнең, кайдан шалтыратканлыгын,  хәбәрнең дөресме, ялганмы булуын тикшерә башлыйлар. Моның өчен шактый көч, средстволар, кадерле вакыт җәлеп ителә. Ә бу вакытта кемнеңдер чыннан да полиция, коткаручылар ярдәмен көтеп яту ихтималы да бар бит.

Бактың исә бу егетебез узган елның май аенда да исерек хәлдә “112” бердәм коткару службасына шул ук хәбәр җибәреп хокук саклау органнарын аякка бастырган булган икән. Ул вакытта “телефон террористы” җиңел котыла, гаебе тулысынча расланмаганлыктан җинаять эше кузгатылмый. Полиция хезмәткәрләре аңа мондый “шаярулар”ның нәрсәгә илтергә мөмкин булуын аңлатудан узмыйлар. Тиешле нәтиҗәләр ясап, акылга утырырга иде дә бит кана. Әмма юк шул, тагын террорчы булып уйнарга керешә егетебез. Бу юлы ул җинаять җаваплылыгыннан котыла алмас инде.  Ә җаваплылык шактый катгый. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы нигезендә, мондый гамәлләр өчен 200 000 нән алып 500 000 сумга кадәр штраф, яки өч елга кадәр ирекне чикләү, ике елдан өч елга кадәр мәҗбури эшләргә тарту каралган. Уеннан уймак шушы була инде.

 

Илгиз Җамалиев.

 

фотоgorod

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X