Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Психиатрия хастаханәсе бүлеге элекке җитәкчесе үз гаебен танымый

Суд Татарстан психиатрия хастаханәсе бүлегенең элеккегеге җитәкчесенә шартлы срок һәм 300 мең сум штраф билгеләде. Бүген Казанның Яңа Савин районы суды Татарстан психиатрия хастаханәсе бүлегенең элеккегеге җитәкчесен мошенниклыкта, ришвәт алуда гаепле дип тапты. Суд аны шартлы рәвештә дүрт елга хөкем итте.

Алдан “Татар-информ” Злата Зөлкәрнәеваны ялган белешмәләр биргән өчен хөкем итәләр, дип хәбәр иткән иде.

Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре билгеләгәнчә, бүлек җитәкчесе шизофрения, эпилепсия һәм психик тайпылышлы авыруларга алар сәламәт диеп белешмәләр биргән. Авыру кешеләр әлеге белешмә нигезендә теләсә-нинди эшкә урнашау мөмкинлегенә ия була.

Шулай ук Зөлкәрнәева пациентларга 50 мең сумга инвалидлык төркемен эшләп биргән. Соңыннан исә ул кешеләр аны закон нигезендә түләүсез дә ала алганлыкларын белгән.

“Зөлкәрнәевага гаеп биш җинаять буенча белдерелде. Ул аларның берсе буенча да гаебен танымады. Моннан тыш, гаепләнүче судка үзенең бернинди ришвәт алмаганлыгын әйтте. Алган акчалар алар бурыч, дип белдерде. Әмма суд Зөлкәрнәева һәм зыян күрүчеләр арасында бурыч буенча берни дә тапмады”, - диде Казанның Мәскәү районы суды прокуроры ярдәмчесе Александр Леонов.

Шартлы срок һәм штрафтан тыш , Зөлкәрнәевага өч ел дәвамында табиб эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыйдылар.

фото матбугат ру сайтыннан.

http://matbugat.ru/news/?id=23654

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса