Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полянка авылы китапханәсендә “Иртәгә яшәү өчен бүгенгене белергә кирәк” исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде

“Иртәгә яшәү өчен бүгенгене белергә кирәк”

 Бу көннәрдә район, авыл китапханәләрендә ВИЧ-инфекциясе һәм СПИД проблемалары турында профилактик чаралар, сәламәтлек сәгатьләре, китап күргәзмәсе янында фикер алышулар бара.

Бу чарадан Полянка китапханә - ял итү үзәге дә читтә калмады. Узган атнада биредә Агротехник техникумы 295 нче группа икенче курс студентлары белән “Иртәгә яшәү өчен бүгенгене белергә кирәк” исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде.

Чарада Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Рафаэль Низамов, Балык Бистәсе районының «Форпост» үзәге директоры Марина Николаева катнаштылар. Рафаэль Низамов үз чыгышында СПИД эпидемиясенең кайчан башлануын, вирусның ничек таралуын, әлеге куркыныч инфекциядән ничек сакланырга кирәклеген турында сөйләде. Марина Николаева техникум белән берлектә әлеге темага бәйле профилактик чараларның һәрдаим алып барылуын әйтеп узды. Техникум укытучысы Татьяна Старикова һәм өстәмә белем бирү педагогы Алсу Мөбәрәкшина техникумда әлеге темага бәйле чараларның еш оештырылуын һәм аларның төрле өлкә вәкилләре катнашында узуын әйтте.

Китапханә җитәкчесе Гөлназ Зарипова әзерләгән фикер алышуда студентлар актив катнаштылар. Төгәл җаваплар бирделәр, үз фикерләре белән бүлештеләр.

Соңыннан әңгәмә китап күргәзмәсе янында үтте. Студентлар әлеге теманы яктырткан китаплар, күрсәтмәләр белән таныштылар.

Айгөл Гыйззәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса