Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз
Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.
Ул безнең Молодежная, М. Горький урамнарына, «Сельхозтехника» поселокларына хезмәт күрсәтә. Мәрзия үз эшенең чын остасы, һава торышы нинди булуына карамастан төшкә ашка кадәр безнең почта ящигында газет – журнал килгән була. Ул гел ачык йөзле, ярдәмчел, нинди генә гозер белән мәрәҗагать итсәк тә беркайчанда каршы килми. Түләү квитанцияләрен вакытында түләп китереп тора.
Аңа саулык, уңышлар юлдаш булсын.
Рузилә Фатыйхова.
Балык Бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа