Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пилмән пешергәндә еш җибәрелә торган хата

Катырылган пилмәннәрне кап-кайнар суга салырга ярамый

Кытайдагы WeChat социаль челтәрен кулланучы пилмән пешергәндә еш җибәрелә торган хатаны әйтте һәм бу ризыкны дөрес пешерү өчен киңәшләр бирде. Бу хакта Лента.ру сайты яза.

Уңайлы булса да, катырылган пилмәннәрне пешерү җиңел түгел. Ул күпләр пилмәннәрне кайнап торган суга сала дип әйтте. Әмма бу дөрес түгел икән, температураларның төрле булуы аркасында пилмәннәр тишелә. Моннан тыш, температура югары булгач, пилмәннәр бер-берсенә ябышып бетә.

Мондый хәл булмасын өчен берничә киңәш бар. Пешерер алдыннан пилмәннәрне нормаль температурага җиткерергә кирәк. Шулай иткәндә, камыр суның берникадәр күләмен үзенә сеңдерә һәм аның сыгылмалылыгын арттыра, шуңа күрә пилмәннәр пешкәндә тишелми.

Моннан тыш, су сап-салкын яки кап-кайнар булырга тиеш түгел. Иң яхшысы - 50 градус чамасындагы суны куллану. Шулай ук су кайнап чыкканнан соң кәстрүлгә салкын су өстәргә кирәк, бу җылыну температурасы тигез булсын өчен эшләнә.

Алдарак Masterchef телешоуы шеф-повары Маркус Уэйринг бәрәңге кыздыру серләре белән дә уртаклашкан иде. Аның сүзләренчә, кыздырыр алдыннан бәрәңгене пешереп алырга кирәк. Соңыннан суны түгәргә һәм бәрәңгене бераз кипкәнче тотасы. Шуннан соң гына аны табага кайнар майга салып кыздырырга кирәк.  

Чыганак: Интертат

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса