Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пациентны “скорый”дан төшереп калдырганнар

Новосибирск шәһәрендә ашыгыч ярдәм хезмәте коронавирус һәм ачык формадагы туберкулёз белән авыручы ирне дәваханәләрдә урын юк дигән сылтама белән урам уртасында төшереп калдырган.

Вакыйга болай булган: русияле ир 4 ай туберкулёздан дәваланган һәм үпкәсенә операция ясатуны көткән. Аны туберкулёз фәнни-тикшеренү институтына күчергәннәр. Анда ул коронавирус йоктырган. Нәтиҗәдә аны башка клиникага күчерергә хәл иткәннәр. Анда барышлый буш койкалар юклыгы ачыкланган, шуңа күрә иргә өенә кайтырга тәкъдим иткәннәр һәм юлга акча биреп төшереп калдырганнар.  

Новосибирск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы бу очракны тикшергән һәм бу инцидент пациентны бер дәваханәдән икенчесенә күчергәндә алдан сөйләшеп килешелмәгәнлектән килеп чыккан дип аңлаткан.   Бу хәлдән соң туберкулез  фәнни-тикшеренү институты хакимияте ир белән элемтәгә чыккан һәм аңа госпитализация тәкъдим иткән.

Тик... билгеләнгән көнне ир дәваханәгә килмәгән.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31276

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса