Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдәге кирәкмәгән әйберләрдән арынудан башлагыз!

Ә сезнең тагын нинди киңәшләрегез бар.

Декабрь ае, димәк, алда озын кыш һәм күңелле мәшәкатьләр. Аны ничек дөрес һәм файдалы итеп үткәрергә, дисезме? Бездән сезгә 21 киңәш:

1. Барлык планнарны барлап, эштә тәртип урнаштырырга.

2. Яңа ел бүләкләре, открыткалар барлап куярга.

3. Үләнле чәйләрне ешрак әзерләргә.

4. Киләсе елда планнар, максатлар язып барыр өчен илһамландыра торган блокнот сатып алырга.

5. Яңа елга багышланган кинолар карый башларга.

6. Төрле фигуралы прәннекләр пешерергә өйрәнергә.

7. Узып баручы елда төшерелгән фотоларны карап чыгарга, елга нәтиҗә ясарга.

8. Өйдәге кирәкмәгән әйберләрдән арынырга.

9. Яңа ел табынына куяр өчен яңа төрле ризык әзерләргә өйрәнергә.

10. Туасы елга планнар язып куярга.

11. Ел буена күңелгә җыелган авыр хисләрдән, үпкәләрдән арынырга.

12. Һәр көнне зарядка ясый башларга!

13. Ел буе, күрешербез әле, дип йөргән танышыгызга (дустыгызга) шалтыратырга.

14. Эш урынын бәйрәмчә бизәргә.

15. Чыршы сатып алырга һәм аны гаилә белән бизәргә.

16. Бурычлардан арынырга.

17. Яңа ел каникулларына план төзеп куярга.

18. Үзегезне тәртипкә китерергә. (Салоннарга аз гына иртәрәк язылу хәерле, бәйрәм көне якынлашканда урыннар калмаска мөмкин!)

19. Матур күлмәк сайларга.

20. Яңа елда нинди яңа гадәт булдырасын уйлап куярга.

21. Могҗизага, тормыштагы үзгәрешләргә һәрчак ачык булырга!

Автор: Гөлия Мөгаллимова, 

https://kiziltan.rbsmi.ru/

фото из открытых источников

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса