Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы елга авылы кызы Рәмзия Фәттәхова чираттагы уңышы белән сөендерә.

Күптән түгел Арча шәһәрендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс-2020” VI милли чемпионаты узды.

Анда “Крючок белән бәйләү” һәм “Энәләр белән бәйләү” юнәлешләре буенча Рәмзиянең беренче урынга лаек булуы хакында газета битләрендә язып үткән идек.

Бәйгенең соңгы этабыннан да җиңү белән кайтты ул. “Дүрт сәгать эчендә үз номинациябез буенча бәйләү эшен әзерләргә тиеш идек. Миңа баш киеме бәйләү биреме бирелде. Эш барышын камера аша Мәскәү шәһәре белгечләре күзәтеп торды. Үземнең бар булган тәҗрибәмне эшкә җигеп, өч сәгать егерме минутта эшемне тәмамлап тапшырдым. Берничә көннән бәйге нәтиҗәләре билгеле булмады һәм миңа сөенечле хәбәр килде”,-  дип сөйләде Рәмзия.

 “Энәләр белән бәйләү” (“Вязание спицами”) компетенциясенең “Белгеч” (“Специалтист”) категориясендә өченче урынга лаек булган ул. Бүләкләү тантанасында катнашып җиңүче дипломын һәм медален алып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса