Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч дус суга баткан малайны коткарганнар

Межгорье шәһәрендә 5 сыйныф укучылары суга батучы малайны коткарганнар.

 Кечкенә геройларның олы батырлыгы турында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр. Вакыйга ай башында Межгорьеда Кече Инҗәр елгасында теркәлгән. Июль көнне  3 санлы мәктәптә белем алучы 5 сыйныф укучылары, өч дус  – Дмитрий Филатов, Арслан Казбулатов  һәм  Максим Скулкин елгада су кергәннәр. Бермәл  малайлар ярдан ярдәм сорап кычкыруны ишеткәннәр һәм бер малайның су астына китүен күргәннәр. Бер баткан, бер калккан малайның кулы гына күзгә чалына. Өч дус аптырап калмый, шунда ук ярдәмгә ташланалар. Суга чумып, батучыны өскә этә башлыйлар.   “Су кергән вакытта без ярдан ярдәм сорап кычкыруларын ишеттек, – малайлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйлиләр, – һәм батучыны күрдек. Аның янына тизрәк ашыктык. Арслан, тирәнгәрәк чумып, аягын суүсемнәреннән арындырып, аны өскә этә башлады, Максим чәчләреннән тартты, Дима кулыннан сөйрәде. Шулай итеп, өчәү бергә аны су өстенә чыгардык. Шунда ук безгә ярдәмгә өлкәннәр килде. Ярга малайны алар алып чыкты”.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X