Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәзирә Миннеханова: " Интернет заманы дисәк тә, газета-журналларның үз укучылары бар."

“Авыл офыклары” гәҗите районыбыздагы бар яңалык-хәбәрне укучыларга җиткерүче бердәнбер матбугат чыганагы.

Андагы язмаларда бүгенге көн генә түгел, районыбызның үткәне, тарихы да чагыла. Шуңа күрә безнең, китапханәчеләрнең аңа карата игътибары аеруча зур диясем килә. Һәрбер китапханәдә газеталар төпләнмәсе елныкы-елга сакланып килә. Кирәк булганда укучыларыбыз аннан бик теләп файдаланалар.

Мин үзем “Октябрь юлы“ исеме белән чыга башлаганнан бирле  гәҗит белән танышып, укып, редакциягә хәбәрләр җибәреп торам. Интернет заманы дисәк тә, газета-журналларның үз укучылары бар. Бу бигрәк тә, урта һәм өлкән буын укучылары арасында сизелә. Алар район гәҗитен яратып укыйлар, анда басылган язмалар буенча фикерләрен җиткерәләр. Белдерүләр хакында сораулар туса да, котлаулар юллыйсы булса да безгә - китапханәчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә район гәҗитенең укучылар алдында үз йөзе, тоткан роле бар дип ышанып әйтә алам. Тагын бик күп еллар нәшер ителеп безне сөендер син, “Авыл офыклары”!

 

Нәзирә Миннеханова.

Балтач авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса