Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ныклы гаилә - ныклы дәүләт

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Җиде йозак астында” дип исемләнгән аукцион фикерләшү узды. Ул республикабызның “Ныклы гаилә” проекты кысаларына нигезләнгән иде.

Кичәгә яңа өйләнешкән һәм төрле елларда гаилә корган парлар чакырылган. Һәркайсының тормыш тәҗрибәсе, үтелгән матур гомер юлы бар. Шуңа да үз фикерләрен башкаларга киңәш рәвешендә дә, туры мәгънәдә дә җиткерде алар. Алып баручы Балык Бистәсе гимназиясе укытучысы Роза Горшкова һәркемне әңгәмәгә тарта белде. Гаилә ныклыгы нидән гыйбарәт? Аерылышуга китергән сәбәпләр нинди? Районның демографик хәлен яхшыртуга ничек ирешергә? Әлеге сорауларга бергәлектә җавап эзләнелде, катнашучылар үз тормышларыннан мисаллар китереп аны нигезләделәр.

Экспертлар–район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Резидә Җәләлова, табиб-гинеколог Татьяна Братцева, ЗАГС бүлегенең элеккеге мөдире Мәсхүдә Гыйзетдинова, Полянка авылы имам-хатыйбы Равил хәзрәт , педагог-психолог Әлфия Мөхәммәтҗанова, Анатыш авылыннан Александр атакай катнашучыларның һәр чыгышына үз бәяләмәләрен бирделәр.

Район гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова 2017-2018 еллардагы статистика белән таныштырды, бүгенге демографик хәлгә тукталды.

–Гаиләнең төп бурычы–балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә. Кызганычка каршы, аерылышулар да бар. Аларның төп өлеше гаилә корганнан соң 1 елдан 7 елга кадәр булган яшь гаиләләргә туры килә. Безнең бүлек хезмәткәрләре әлеге хәлдән чыгу юлын эзләп ике якны да тыңлыйлар, киңәшләрен бирәләр. Узган ел 5 гаилә аерылышуга гариза биреп тә, уйларыннан кире кайттылар. Бер карашка бу сан күп тә түгел, әмма без 5 гаиләне саклап кала алдык, –диде ул.

Әйе, гаилә–җәмгыятьнең нигезе. Гаилә ныклы булмаса, җәмгыять тә тотрыклы була алмый. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина үз чыгышында шуңа басым ясады.

–Бүгенге очрашу "Ныклы гаилә" проектын тормышка ашыру кысаларында узды, ул иҗтимагый оешмаларны, социаль актив гражданнарны берләштерү, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, социаль җаваплылык һәм мәрхәмәтлелекне үстерү, яшьләрдә гаиләгә мөнәсәбәт формалаштыруда ярдәм итү буенча конкрет эшләр тәҗрибәсен тормышка ашыруга юнәлтелде,–диде ул. Очрашуда катнашучыларга актуаль мәсьәләләрне күтәреп үз фикерләрен җиткергәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Әлеге чара тирән мәгънәгә ия булып, файдалы узды. Экранда “Любовь и голуби”, “Москва слезам не верит” фильмнарыннан күрсәтелгән өзекләр уйланырга җирлек тудырса, Сергей Фалин, Регина Шмелева, Сергей Шелков башкаруындагы җырлар кичәгә җанлылык, үзгә матурлык өстәделәр.

Гаиләләребез түгәрәк, тату, бердәм булганда гына яшәү яме күренә. Өмет баглап үстергән балаларыбыз ата-ана хакын хаклап, милләтне, туган телне яратып үссеннәр. Кичә һәркем күңелендә әнә шундый изге теләкләр, матур уйлар уятты.

 

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X