Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нурзадәнең якын дусты үлгән

Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең якын дусты, күп серләрен эченә сыйдырган Мәркәзетдины үлгән.

Бу хакта ул инстаграм битендә язган. «Мәркәзетдинем китте... Бүген иртән шундый хәбәр килеп иреште. 10 ел буе Казанда яшәп бер сүз русча өйрәнмәде... 

Миңа салкын тиеп авырган чагында, көне буе янымнан китмәгде. Мин гастрольләргә киткән чагында көне-төне ишек төбендә ятты. Мин кая барсам, артымнан койрык кебек йөри торган, хәттакүп серләремне эченә сыйдырган, сез барыгыз да белә торган Мәркәзетдинем юк инде менә хәзер. Ә сез миңа мәче белән сойләшеп утырма, дип яздыгыз...

Әле ярый кайткан чагында видеоларга төшердем. Капка төбенә чыгып үлгән. Мине көткәндер инде. Әх, тагын 2-3 көн... Кайта идем бит, Мәркәзетдинем!» – дип язган Нурзадә.
 

Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/nurzadne-yakyn-dusty-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса