Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәрсә соң ул мәнфәгатьләр каршылыгы?

Коррупциягә каршы көрәшне һәр кеше үзеннән башларга тиеш: бирмәскә, алмаска, яшермәскә кирәк.  Шул ук вакытта коррупция һәрчак ришвәт тә түгел бит.

Балык Бистәсе районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов белән  әңгәмәбез  мәнфәгатьләр каршылыгы турында.

- Хәлил Гарәфиевич, нәрсә соң ул мәнфәгатьләр каршылыгы?

- «Коррупциягә каршы тору турында»гы  Федераль законның 10 статьясы нигезендә коррупциянең бер күренеше булган мәнфәгатьләр каршылыгы төшенчәсе астында урындагы кешенең шәхси  һәм аңа бәйле затларның  кызыксынуы (турыдан-туры яки читләтеп) вазыйфаи (хезмәт) бурычларын тиешенчә, объектив һәм гадел үтәүгә (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга) йогынты ясый яки йогынты ясарга мөмкин булган хәл аңлашыла.

Шәхси кызыксыну исә, хезмәткәрнең үз вазыйфаларын башкарганда үзенә, яки өченче затларга акча, башка төр мөлкәт, мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтүләр, мөлкәти хокуклар алу мөмкинлеге булу.

- Ә өченче затлар төшенчәсенә кемнәр керә?

- Законда “хезмәткәрнең шәхси кызыксынуына бәйле булган туганнары яки башка затлар” дигән термин кулланыла. Болар беренче чиратта аның ата-аналары, хатыны (ире), балалары, абый-энеләре, апа-сеңелләре һәм башка туганнары. Монда шулай ук хезмәткәр финанс яки башка бурычлар белән бәйле гражданнарны, оешмаларны, хезмәткәрнең дусларын, аларның туганнарын, элеккеге эш бирүчеләрен, хезмәткәр дәүләт гражданлык хезмәтенә кергәнче җитәкләгән, хуҗасы булган оешмаларны да кертергә мөмкин.

- Безнең районда мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу, кисәтү максатында нинди эшчәнлек алып барыла?

- Районыбызда хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия оештырылды. Аның составы муниципаль район башлыгы карары белән расланды. 2020 елның 9 аенда хезмәт вазыйфаларын башкарганда мәнфәгатьләр каршылыгына китерү мөмкинлеге  тудырырдай шәхси кызыксыну барлыкка килү турында 3 белдерү кәгазе (уведомление) керде. Алар комиссия утырышында каралдылар. Һәрберсе буенча карар кабул ителде, рекомендацияләр бирелде.

Мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү яисә җайга салу вазифаи яисә хезмәт урынын алыштырудан, файдадан баш тартудан, эштән читләтүдән яки үзе теләп эштән китүдән торырга мөмкин. Мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү яисә җайга салу буенча дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан чара күрмәү хокук бозу булып санала. Моның өчен, РФ законнары нигезендә, хезмәткәрне дәүләт яки муниципаль вазифасыннан җибәрүләре дә бар.

Илгиз Җамалиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса