Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ниятебез изге, эшебез уң булды- диләр Корноухово авылында өмәдә катнашучылар

Зыярат – мәңгелек йортыбыз. Анда безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз җирләнгән. Аны тәртиптә тоту безнең изге бурычыбыз. Шуны истә тотып авыл жирлеге авыл кешеләре белән берлектә Рамазан аенда бик зур эш башкарды. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк, барысы да риза булып ярдәм итәргә тырышты.


Башлап йөрүчеләрдән пенсионер Фәрит Хамидуллин булды. Ир-атларны җыеп зыярат коймасы төзекләндерелде, яна капка куелды. Капка ясау өчен материаллар белән Фәргать Хәмидуллин, куйганда аның уллары Илназ белән Илнур зур ярдәм күрсәттеләр.  Эретеп-ябыштыру эшләрен Азамат Исламов башкарды. Кайчан чакырсак, шул вакытта килде ул. Рөстәм Шакиров, Гайсә Мирзин, Корноухово янгын бүлекчәсендә эшләүчеләр Илһам Сабиров, Илназ Мортазин, Рөстәм Хәмидуллин, койманы буяуда Чулпан Мортазина, Наҗия Кашапова, Алсу Йосыпова, Нуркыя Фәйзуллина, Гүзәлия Бәдретдинова бик теләп катнаштылар. 
Яшьләр дә олылардан читтә калмады. Рөстәм Кәримов авыл егетләре белән сөйләшеп күмәк көч белән зыярат  тирәсендә үскән агачларны кисеп, чистартып тәртипкә китерделәр. “Зюзино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарәчесе Мидхәт Хуҗаҗанов, Сәйделбанат Фәйзуллина, Илдар Нуретдинов гаиләсе акчалата зур ярдәм күрсәттеләр.
Шушы изге эшне башкаруда катнашкан, үз өлеш кертән барлык кешеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм исәнлек-саулык теләп калабыз. 

Илсияр Кәримова, 
Корноухово авыл җирлеге башкарма 
комитеты сәркәтибе.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса