Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Николай Басаркин: "Бик күләмле эшләр башкардык".

Күптән түгел Керәшен Казысы авыл зиратын чистарту өмәсе булган.

Төрле шәһәрләргә, районнарга китеп урнашкан авылдашларына алдан хәбәр итеп көнен билгеләгәннәр әлеге эшне оештыручылар. Билгеләнгән көнне Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама хәтта Мәскәү шәһәреннән дә авылдашлары бу изге эшкә җыелганнар.

  • Бу фикер Родительский көнендә (Пасха бәйрәменнән соң) очрашканда туды. Бик күләмле эшләр башкардык. Ауган, корыган агачларны кисеп, чистарттык, чүп-чардан арындырдык. Авылдашлар бензопила, печән чапкычлар һәм башка кирәк яраклар алып килделәр. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Галәветдинов чүп чарны чыгару өчен транспорт белән булышты, рәхмәт яусын, - дип сөйләде безгә оештыручыларның берсе Николай Басаркин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса