Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Николай Андронов өчен бу ел олы  юбилей елы икән

Олы Кульга авылының Г.Т.Альмиева фермерлык хуҗалыгы хезмәткәре Николай Андронов өчен бу ел олы  юбилей елы икән.

 Озак еллар дәвамында биредә хезмәт куючы әлеге тракторчыны бүген чын мәгънәсендә үз хезмәтенең остасы дип атарга мөмкин. Районыбызның Гремячка авылында туып үскән егет ул чорларда һәрбер авыл егете төсле, мәктәптә укуын тәмамлагач районыбыз үзәгендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Шул вакытларда аны хәрби комиссариат Лаешта автомобильчеләр курсына укырга җибәрә. Шулай итеп Николай кыска гына вакыт эчендә берничә һөнәр иясе булып җитешә. Андый егетләрне кайда да бик теләп кабул итәләр. Тик аның гына күңеле туган авылыннан аерыласы килми. Ә менә үзен хәрби хезмәткә ерак Чехословакия җиренә озатуларына чиксез сөенә егет. Чөнки разведка ротасында аңа илне аркылыга-буйга күп мәртәбәләр иңләргә туры килә. “Ярый әле хәрби хезмәттә ерак чит илдә үземнең гражданлык бурычымны үтәргә туры килде. Югыйсә Европа илләренә әле кайчан барып чыгар идең,”-ди үзенең яшьлек хәтирәләрен  күңеленнән үткәреп Николай Михаилович. Ә менә гомерендә бер мәртәбә дә уйлап карамаган Олы Кульга авылына килеп төпләнүе үзе бер хикәя язарлык.

Район үзәгендәге техник училищеда укып йөргәндә ул Надежда исемле кызга гашыйк була. Хәрби хезмәткә киткәч тә аралашып яшиләр. Туган ягына кайткач яшьләр кабат очраша башлыйлар. Туган төбәгендә билгеле инде егет җиң сызганып эшкә керешә. Озак та үтми, алар авылда Надюшасы белән гөрләтеп туй үткәрәләр. Нәкъ шул вакытларда аңа Олы Кульга авылында яшь гаиләләргә торак йорт бирәләр икән дигән хәбәр ишетелә. Аннары биредә урта мәктәп тә бар, балаларга иртә торып күрше авылга чыгып йөгерәсе юк, дип алар үзара килешенеп бирегә күченәләр. Икесен дә тотрыклы эш урыны белән тәэмин итәләр. Николай баштагы мәлләрдә автобуска утыра. Аннары яңа трактор бирәләр үзенә. Ә инде Надежда озак еллар дәвамында терлекчелектә эшли, сыерлар сава. Эш сөючән тырыш бу гаиләне хуҗалыкта һәммәсе дә үз итә.  Гаилә башлыгының  механизаторлык хезмәтенә алынуына да инде 45 ел тулган. Үз хезмәтенең чын остасы буларак кына түгел, авылдашларына һәм райондашларына ярдәмчеллеге өчен да аны авылда күпләр хөрмәт итәләр.

Хәзер дә авылдашларын ярдәменнән ташламый Николай. Ул кышын-җәен хуҗалык эшләрендә актив катнаша.  Бүген дә терлекчелек фермасында маллар карый, моторист хезмәтен дә җиренә җиткереп башкара. Яз башында инде тракторына утырып кыр эшләренә керешә. Хезмәттәшләре сүзе белән әйтсәк, бар эшне дә оста итеп, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкара ул. Сүз уңаеннан  шуны да искәртеп үтәсем килә,  ике елдан артык әле аңа Олы Елга авылына йөреп “Вамин” хуҗалыгында  чәчү чәчеп, иген игәргә дә туры килгән. Димәк аның оста куллы игенче булуы авылда гына түгел, районыбызда да күпләргә мәгълүм.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса