Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ниһаять, балалар пособиесе арта

Россия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев өч яшькә кадәр балаларга пособиене 50 сумнан төбәктә балага тәгаенләнгән яшәү минимумы күләменә кадәр арттырырга тәкъдим итте.

Бу ярдәмне мохтаҗлык кичерүче гаиләләр генә алачак. Пособиенең әлеге күләме 1994 елда кертелгән булган һәм шуннан соң индексланмаган. Премьер-министр социаль ярдәм системасында мондый хәл булырга тиеш түгел, дигән фикердә.

Элегрәк Дмитрий Медведев, керемнәре ике яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр 2020 елдан беренче бала өчен түләүләр ала башлаячак, дигән иде. Шулай ук, ул, әлеге вакытта өченче һәм аннан соңгы бала туган очракта ипотека кредитын түләү өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне кертү мәсьәләсе хәл ителә, дип белдерде.

Аның күләме 450 мең сум тәшкил итәчәк.

чыганак:«Кызыл Таң»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X