Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни өчен кунакта савыт-саба юарга ярамый?

Кеше өендә бу эшкә тотынганчы, ныклап уйлагыз.

“Кунак озак кунак булмый, шулай да күп күрә” дигән әйтем хуҗабикәләр арасында киң таралган. Хәзер күпләр табыннан соң хуҗабикәгә өстәл җыештыруда һәм савыт-саба юуда ярдәм тәкъдим итүне яхшы билге дип саный. Янәсе, сезнең мәшәкатьләрнең бер өлешен үз өстемә алырга телим. Тик еллар белән сыналган тәҗрибә буенча, моны гаиләнең бик якын кешеләре генә эшли ала.

Борын-борыннан савыт-саба һәм ризык белән бәйле бар нәрсә бозымнан һәм күз тиюдән бик нык сакланган. Өйдә башка кеше хуҗа булып йөрү кабул ителмәгән. Элек-электән хуҗабикәләр кунакның гаилә тормышына кысылып, өйдән байлык һәм иминлекне алып китүеннән курыккан.
Бу сынамыш безнең көннәргә кадәр дә яшәп килә. Шуңа күрә, кунакка баргач, үз ярдәмегезне тәкъдим итәр алдыннан ныклап уйлагыз: ә бу хуҗаларга ошар микән?

Зөлфия Фәтхетдинова/ "Кызыл таң"

http://kukmor-rt.ru/news/faydaly-kishlr/ni-chen-kunakta-savyt-saba-yuarga-yaramyy

фото tvjam.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X