Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намус һәм осталык – аның яшәү кыйбласы

Язмамның  героинясы Вера Поверенова.  Яшь вакытында Казан шәһәренең трикотаж фабрикасының бәйләү цехында хезмәт куйган, хәзер безнең бистәдә гомер итүче ханым.

Заманында  ул  коммунистик хезмәт ударнигы, комсомол булган. «Ул елларда Казан трикотаж фабрикасы эшләнмәләренә сорау зур иде. Коллектив алга таба да предприятие маркасын саклап калу өчен бөтен көчен куйды. Комсомоллар һәм яшьләр осталык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәкләрен күрсәтә», – дип яздылар газеталарда.

Менә шулай Лаеш бистәсеннән яшь кыз бу цехта үз осталыгын һәм хезмәт сөючәнлеген күрсәтеп, бу сыйфатларны гомер буе алып бара. Кайда гына эшләсә дә, ул һәрвакыт мактауга һәм хөрмәткә лаек була. 

Эшкә зур җаваплылык, төгәллек, профессиональлек белән карый. Аның гомуми хезмәт стажы 53 ел, шуларның 39 елдан артыгы Балык Бистәсе Агротехника техникумында баш хисапчы вазыйфасын башкаруы. Эшләү дәверендә үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре һәм яшь белгечләр белән теләп уртаклаша.

Вера эшчеләр гаиләсендә туа. Әнисе терлекчелектә эшләгән, әтисе төзелеш оешмаларында хезмәт куйган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Вера Казан трикотаж фабрикасына эшкә урнаша.

Башта сөлге җыючы булып эшләгән, бәйләү цехының алмаш мастеры булган. Аннан  Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәренә бер елга трикотаж фабрикасына укырга җибәрәләр аны. Укудан соң УМП-1 машинасында бәйләүче булып эшли.

Цехта өч сменада, бер үк вакытта ике-өч машинада эшләгәннәр. Әгәр машинада вак-төяк җимереклекләр булса, кызлар, көйләгечне көтеп тормыйча, үзләре ремонтлаган. Вера һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Ул чакта аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы»  күкрәк билгесе бирелә.

- Лаешта район мәдәният йортында узган Яңа ел кичәсендә мин сәхнәдә контрабаста уйнаучы сөйкемле егетне күрдем. Аннары ул Кыш бабай костюмына күчте һәм мине биергә чакырды, шулай итеп булачак ирем Анатолий Автономов белән танышып киттек. 1971 елның гыйнварында өйләнештек, - дип сөйли Вера Николаевна.

Вера Николаевна Лаеш районы элемтә бүлегенә элемтә операторы булып урнаша, аннан касса начальнигы булып эшли. Чистайда узган зона һәм Казанда узган «Почта элемтәсе операторларының һөнәри осталыгы» республика конкурсларында катнашып урыннар яулый.

1976 елның августында гаиләсе белән Балык Бистәсенә күчәләр һәм Балык Бистәсе район элемтә бүлегенә төп касса начальнигы булып эшкә урнаша. Читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

1978 елның июненнән алып 2017 елның июленә кадәр Вера Николаевна СПТУ-17дә баш хисапчы булып эшли. Әлеге уку йорты берничә тапкыр үзгәртелгән, хәзер ул Балык Бистәсе Агротехник техникумы. Эш бик җаваплы, исәп-хисапларда төгәллек таләп итә. Вера Николаевна барлык кирәкле саннарны хәтердә яңарта, отчетларны вакытында тапшыра. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында да, техникумда да хөрмәт итәләр. «Һөнәрем миңа ошый, һәрвакыт күңел белән эшләдем», – ди Вера.

Шулай ук Татарстанның Бөгелмә, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрендә дә тәҗрибә уртаклашу буенча семинар киңәшмәләрендә чыгыш ясый ул.

Практикага килгән студентлар белән Вера Николаевна  эш тәҗрибәсен уртаклаша, алар өчен остаз була. Ул эшләгән елларда техникум диварларыннан безнең як предприятиеләре өчен бик күп яхшы белгечләр чыга.

Эш дәверендә Вера Николаевна лицей дирекциясе, район җитәкчелеге, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” медаленә һәм «Татарстан Республикасы мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесенә ия була.

 Вера Николаевна гаиләгә, балаларны тәрбияләүгә дә күп вакыт һәм көч бирә.  Гаиләдә өч кыз дөньяга килә. Алар балалар бакчасына йөри, аннары мәктәптә яхшы укыйлар. Ә кайгыртучан әни алар өчен кием-салым - күлмәк, кофта, итәкләр, чыгышлар өчен костюмнар теккән. Тегү һөнәрен мәктәптә үзләштерә, анда тегүче таныклыгы биргәннәр.

Ике олы кызына хәтта пәлтә, ә Наташага – туй күлмәге тегеп бирә. Моннан тыш оекбашлар бәйли, чигү белән дә мавыга. Вера Николаевнаның пешерелгән ашларын, өчпочмакларны гаиләдә бик яраталар.

Дачада алар ире белән җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Балалары һәм оныклары – беренче ярдәмчеләр, кече оныгы быел суган утыртырга булышкан. «Безнең бәхетле гаиләдә - өч кыз һәм алты онык”, – ди Вера Николаевна. Олы кызлары Наталья Казан педагогика институтын тәмамлаган, Казан мәктәпләренең берсендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

-Уртанчы кызым Людмила һәм кече кызым Анна минем эздән киттеләр.

Хисапчы белгечлеге буенча Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладылар. Людмила аннан соң читтән торып Казан социаль-гуманитар белемнәр институтын тәмамлады. Хәзерге вакытта  ул Агротехникумда хисапчы булып эшли. Анна Казан май комбинатында аппаратчы хезмәтендә.

   Өлкән оныгы Станислав Казан автотранспорт техникумын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, өйләнгән, кече бизнесын булдырган. Оныгы Тимур быел Казан милли тикшеренү техник университетын (КХТИ) тәмамлаган, музыка белән мавыга, җырлар иҗат итә. Калган оныклары мәктәптә укый-Даниил быел мәктәпне, Юлия һәм Никита 9нчы сыйныфны тәмамлый. Кече оныгы Мария 1 нче сыйныфны тәмамлый, бию белән мавыга.

  -Хәзер оныклар белән шөгыльләнәм, алар көн саен диярлек безгә киләләр. Минем тормышымда иң мөһиме – йортым, гаиләм. Мин иң бәхетле хатын, әни һәм әби, - ди Вера.

     Тиздән Вера Николаевнаның юбилее. Ире Анатолий Александрович, балалары һәм оныклары да аны һәрвакыт сөендереп торсыннар. 

Бәхеттә, тынычлыкта тату гаилә булып озак яшәсеннәр. 50 елга якын алар бергә парлы гомер кичергәннәр.  Булачак алтын туйлары аларны  янәдән бергә җыячак.

 

Светлана Кутлина.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса