Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наил Мостафин: "Беренче елларда бик авыр булды"

Хокук саклау органнарында хезмәт итү романтикадан ерак тора инде.

Бу кадәресен Россия эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча начальнигы Наил Фоат улы Мостафин бик яхшы белә.

Менә 30 ел хокук тәртибе сагында тора ул. Хезмәт чорында күп кенә авырлыклар күрсә дә үз эшен бик ярата.

Мин - милиционер

Ә барысы да көтмәгәндә башлана. Яшүсмер вакытта Наил язмышын милиция хезмәтенә багышлармын дип уйлап та карамый. Гаиләсе белән Чирмешән районының Бәркәтә авылында яши. Әтисе  тракторчы була әнисе төрле эшкә йөри. Гаиләдә өч бала үсәләр. Наил иң олысы. Ул кечкенәдән әтисе кебек тракторчы булырга хыяллана. Унынчы сыйныфны тәмамлагач  Әлмәт шәһәрендә радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы- җыючы булырга укый.  Укуын уңышлы тәмамлагач практика уза, ә тиздән аны армия сафларына чакыралар. Ике ел хезмәт иткәннән соң ул туган ягына кайта. Әмма авылда аның белгечлеге буенча эш булмый. Бер атна ял иткәннән соң Наил Әлмәткә, хокук саклау органнарында эшләүче абыйсы янына кунакка бара. Ул аңа дәүләт автомобиль инспекциясенә урнашырга тәкъдим итә. Менә шулай көтмәгәндә уйламаганда Наил Фоат улының язмышы милиция белән бәйләнә.

 

Беренче адымнар

Башта кыенрак булды инде, дип искә ала Наил Фоатович. Әмма коллектив дус, бердәм була һәм яшь инспекторга һәрьяклап ярдәм итә.

- Коллегаларым хезмәттә кирәк булган һәр нәрсәгә өйрәттеләр. Аннары мин алты ай беренчел әзерлек үзәгендә укыдым. Анда хокук сакчысына кирәкле барлык күнекмәләрне алдым. Төз атарга, кул сугышына һәм башкаларга өйрәндем. Дәүләт автомобиль инспекциясендә дүрт ел инспектор булып эшли Наил Фоатович, паралель рәвештә дознаватель вазыйфаларын да башкара.

Милиционер булу авырмы? Җиңел түгелдер мөгаен, чөнки бу һөнәр кешедән зур психологик ныклык, рухи көч, шул ук вакытта кешелеклелек тә таләп итә. Чираттагы юл транспорт фаҗигасенә чыккач, зур тетрәнү кичерә ул. Авариягә юлыгучылар арасында сыйныфташының гаиләсе дә була. Авариядә аның кечкенә улының гомере өзелә. Наил Фоатович үзенә бик читен булса да  иптәшен, аның хатынын тынычландырырга тырыша.

- Милиция хезмәткәрләренә мондый фаҗигаләрне күрү, шул ук вакытта тынычлык саклап үз вазыйфаларын башкару бик авыр инде, - дип искә ала ул.

- Өйгә кайткач, күз яшьләремне тыя алмадым, шул  вакытта дустыма бер ничек тә ярдәм итә алмавымны бик авыр кичердем. Кайберәүләр хокук саклау органнары хезмәткәрләре җиңел яшиләр дип уйлыйлар, әмма алар күз алдыңда якын кешеләрнең үлемен күрүнең никадәр авыр булуын аңламыйлар,- дип сөйли язмабыз герое.- Андый моментларда ачыргаланып кычкырасы килә, әмма син үзеңне тыныч тотарга тырышасың, чөнки безнең хезмәттә эмоцияләргә бирелергә һич ярамый.

1992 елда Наил Фоатович  РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына укырга керә. Ә бер елдан аңа кече лейтенант званиесе бирәләр. Шул ук елда ул рәсми рәвештә дознаватель булып эшли башлый. Шуннан соң ул карьера баскычыннан күтәрелә башлый.

 

Начальник булу җиңел түгел

 1994 елда Наил Мостафин тормышында кискен борылыш була.

- Бервакыт мине Әлмәт районы дәүләт автомобиль инспекциясе начальнигы Таһир Нурмиев кабинетына чакырып алды  һәм: “Наил, Чирмешән районына ГАИ начальнигы кирәк, бу вазыйфага без сине тәкъдим иттек. Барасыңмы?”- дип сорады.

- Мин бик озак уйладым, әлбәттә. Беренчедән, Чирмешән минем туган ягым, шунда тудым, үстем. Икенчедән, барлык туганнарым, дусларым шунда яши. Чирмешәндә эшләү җиңел булмаячагын  белдем, шулай да ризалык бирдем.

Ул вакытта Наил Фоатовичка нибары 24 яшь. Республика дәүләт автомобиль инспекциясе начальниклары арасында иң яше була ул. Һәм менә 1994 елның 1 ноябреннән аны Чирмешән районы ГАИ начальнигы итеп билгелиләр һәм ул яшь хатыны белән туган ягына юл тота.

- Авырлыклар булды инде. Коллективны җыеп, барысын да уртага салып сөйләштек. Уртак тел табып эшкә дә керештек. Тәүлекләр буе өйгә кайтмаган вакытлар да булды,- дип искә ала язмабыз герое.

Акрынлап юлларда тәртип урнаштырыла, исерек машина йөртүчеләр дә кими. Халык та яңа ГАИ начальнигы урнаштырган тәртипкә ияләшә башлый. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары кими, юлларда иминлек арта.

Чирмешән районында 18 ел эшли Наил Фоатович. ГАИ начальнигыннан соң, хезмәтен МОБ, криминаль милиция начальнигы булып дәвам итә.

2012 елда аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге начальнигы итеп билгелиләр.

 

Безнең хезмәт куркыныч та, авыр да

Ул чорда Балык Бистәсендә криминоген хәл шактый катлаулы була. Ачылмаган эшләр өелгән, өстәвенә кадрларга кытлык. Хәзер  полиция хезмәткәрләре турындагы популяр сериалларда ике-өч оперативник бик катлаулы җинаятьләрне бик тиз һәм җиңел ачалар. Ә тормышта барысы да күпкә катлаулырак шул.

- Беренче елларда бик авыр булды. Бүлектә кадрлар җитешмәү кулдан тотты. Беренче эш итеп коллективны яңа хезмәткәрләр белән тулыландырдык. Соңрак  үтереш буенча ике җинаятьне ачуга ирештек,- дип искә ала Наил Фоатович.

Берникадәр вакыттан соң хокук сакчыларының бердәм командасы тәҗрибәле начальниклары җитәкчелегендә районда тәртип урнаштыруга ирешә. Халык кичләрен урамда курыкмыйча йөри башлый. Чөнки аларның тынычлыгын районның баш полицейские Наил Мостафин саклый, еш кына үзе җинаять булган урыннарга чыга, коллегалары белән рейдлар уздыра.

      

Лаеклы бүләк

 Ватан алдындагы намуслы хезмәте өчен 2015 елда Наил Фоатовичка полиция полковнигы дәрәҗәсе бирелә. Ә соңрак  ул “Заслуженный сотрудник органов внутренних дел РТ и РФ” исеменә лаек була.

Аңа еш кына бик җитди бурычлар да йөклиләр. Мисал өчен, 2016 елда Наил Фоатович ярты елга Дагстанга командировкага җибәрелә. Анда ул 115 полиция хезмәткәре белән җитәкчелек итә. Менә шулай гомере буе эчке эшләр органнарында хезмәт итә, бөтен көчен, белемен Ватанга хезмәткә багышлый.

Ә шәхси тормышында, гаиләсендә хәлләр ничегрәк соң? Анда да безнең героебыз күпләргә үрнәк. Ул әти-әнисе янына еш кайта, хатыны Әлфия белән  бер- берсен аңлашып бәхетле гомер итәләр.

-Мин  тормыш иптәшем ,гаиләм белән горурланам, - ди Наил Фоатович. - Алар миңа көч бирәләр һәм илһамландыралар. Хатыны белән  өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да тормышта үз урыннарын  тапканнар. 

Хәзер Наил Фоатовичның яраткан оныгы да бар.

Чын полиция хезмәткәре нәкъ менә шундый булырга тиеш: хезмәтендә гадел, шәхси тормышында менә дигән ата, ир һәм ул.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Фото Алина Губаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса