Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наил Кәримов :"Утлы Әфган җиренә килеп эләккәч, тәннәр куырылгандай булды"

Һәрбер ир-егетнең дә армия сафларында хезмәт итү хыялы бар. Яңа Арыш авылы егете Наил Камил улы Кәримов та шундый уйлар белән яши. 1979 елның 3 июнендә 18 яшен тутырган чорда Армия сафларына чакырып хәбәр килә аңа.

 Хезмәт иткән елларда Наил абый Төрекмәнстанның Кушка, Тензин шәһәрләрендә була. Техниканы яхшы белә ул. Үз теләге белән Тензин шәһәрендә танк йөртергә өйрәтүче курсларны да тәмамлый әле. "Укуы бик авыр, катлаулы булды. Чөнки безнең бүлектәге солдатларны Әфган сугышы өчен әзерлиләр.Күп авырлыкларга түзәргә туры килде",-ди ул.

Төрекмәнстанның Термез шәһәренә ике ай хезмәт иткәннән соң, Әфганга кертәләр аларны. "Утлы Әфган җиренә килеп эләккәч, тәннәр куырылгандай булды, җанны ниндидер бушлык биләп алды,"-дип сөйли Наил абый. Ул хезмәтен 40 нчы армиянең 108 танк дивизиясенең 2 нче батальон 6 нчы ротасында дәвам итә. Туган авылына хат язганда 3 ай дәвамында Әфганстанда булуын әйтми.

Ул хезмәт иткән төркем машиналарны, ягулык-майлау материалларын, солдатларның иминлеген саклап, озатып йөри. Һәркемнең уенда-ничек тә исән калырга дигән теләк йөри. Бу яктан Наил абыйга бәхет елмая, күпме авырлыклар, кыенлыклар бәрәбәренә ул исән-имин кала. Хәрби шөбһәләр, постта тору вакытларында йокысыз төннәре дә күп була аның. "Көненә ике-өч сәгать кенә йокы эләгә иде"-дип искә ала ул елларны авылдашым. Ә ашау ягына килгәндә, Наил абый бер дә зарланмады. "Тамак туйганчы ашаталар иде"-ди көлемсерәп.

Тугры хезмәт өчен Наил абый медальләр, грамоталар белән бүләкләнә. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" ди халык. Наил абый да күп төрле һөнәрләр остасы: шофер, комбайнчы, тракторчы, кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк. Армиядә хезмәтеннән кайткач, колхозга тракторчы, комбайнчы, механик булып эшкә урнаша.1982 нче елда гаилә корып җибәрә. Гаиләсендә ике ул үстерәләр.

Әйе, дәһшәтле Әфган сугышыннан исән-имин әйләнеп кайтып, туган авылында башка кешеләр көнләшерлек итеп яши ул Наил абый. "Безнең буын күргән афәтләр кабатланмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз, булсын иде",- ди ул.

 

Разилә Мөхәммәтрахимов.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса