Мәйсәрә Хәйруллина.: "Адәм баласына яшәр өчен күпме гомер бирелгәнен берәү дә белми."
Мәйсәрә Хәйруллина.
Әмма ни хәл итәсең, көтелмәгән авырулар иң кадерле кешеләребезне арабыздан алып китә. Күптән түгел безнең дә гаиләдәге сөеклебез, сеңлебез Мөслимә Мөбәрәкҗан кызы Хәйруллина озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды.
Шушы авыр минутларда матди һәм рухи яктан булышкан туганнарга, дусларга, күршеләргә, барлык авыл халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар безне ялгыз калдырмадылар, йоласына туры китереп чәйгә дәштеләр, хәсрәтебезне уртаклаштылар. Һәммәгезгә дә бик зур рәхмәт. Кайгы-хәсрәт берегезнең дә ишеген какмасын, сау-сәламәт булып күңел тынычлыгында яшәү насыйп булсын!
Әнисе, туганнары исеменнән апасы Мәйсәрә Хәйруллина.
Ямаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа