Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов котлавы

Кадерле якташлар!

12 декабрь безнең дәүләт тарихында истәлекле дата. 1993 елның шушы көнендә референдумда Россия Федерациясе Конституциясе- аның дәүләт төзелешен билгеләүче, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гарантияли торган төп закон кабул ителде. Россиянең төп законы хокукый система үсеше, гражданлык җәмгыятен ныгыту юлында ышанычлы адымнар белән алга атлау мөмкинлеген бирә.

Тормышта без Конституция текстына еш мөрәҗәгать итмибез. Әмма аның закон белән ныгытылган положениеләре безнең һәрберебезне яклауга юнәлдерелгәннәр.

Сезне дәүләтебезнең төп бәйрәмнәреннән булган Россия Федерациясе Конституциясе көне белән чын күңелемнән котлыйм! Киләчәк көнегезнең ышанычлы булуын, бер-берегезгә игелекле мөнәсәбәт, сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X