Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов эшмәкәрләрне котлый

Хөрмәтле Балык Бистәсе районы эшмәкәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм җәмгыятьтә барган икътисади һәм социаль үзгәртеп коруларда эшкуарларның аерым ролен тану. Эшмәкәрлек - районның социаль-икътисади үсешенең аерылгысыз бер өлеше. Бу көнне без үз эшләрен оештыра һәм уңышлы үстерә алган энергияле, инициативалы кешеләрне хөрмәтлибез.

Бай, күпкырлы потенциалыгызны файдаланып, сез тормышыбызның төрле өлкәләрендә активлык күрсәтәсез, икътисадның әлеге тармагына энергияле һәм инициативалы кешеләрне җәлеп итәсез. Яңа эш урыннары булдыруда, район халкын кирәкле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүдә район үсешендә сезнең өлешегез күләмле.

Һөнәри осталыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы керемнәр, бизнес-проектларны тормышка ашыруда уңышлар, яңа җиңүләр телим!

Илдар Таҗетдинов,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса