Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклардан сак булыгыз!

Мошенниклык - соңгы вакытта  иң киң таралган җинаятьләрнең берсе. Аларны ачу да күп төрле сәбәпләр аркасында  бик кыен. Күп очракта зыян күрүчеләр полициягә соңга калып мөрәҗәгать итәләр.

Мошенниклар кагыйдә буларак, актерлык осталыгына ия булалар, корбаннарын ялгыз өлкән кешеләр арасыннан эзлиләр. Үзләрен гадәттә,төрле социаль оешма хезмәткәрләре итеп таныштыралар. Кешенең башын бутау өчен күп төрле кәгазьләр җәеп салалар, озаклап аның фамилиясен эзләгәндәй итәләр. Икенче төрле әйткәндә, бюрократик эш алып барган булып кыланалар.

Бүгенге көндә полициянең участок уполномоченныйлары халык арасында мошенниклар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып профилактик әңгәмәләр уздыралар, мошенниклык очракларына мисаллар китерәләр. Шуңа да карамастан, районыбызда мошенниклык фактлары кабатланып тора.

Агымдагы елда билгесез кеше “Вконтакте” социаль челтәрендә акчаңны арттырам дигән сылтау белән гр. Н ның 60 000 сум акчасын үзләштерә.

Балык Бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге бер хатынга үзен «Ак барс банк» хезмәткәре дип таныштырып билгесез кеше шалтырата. Пенсионерка аңа үзенең банк картасының номерын хәбәр итә. Шуннан соң, аның картасыннан 129920 сум акчасын урлыйлар.

Тагын бер райондашыбыз «Авито»дагы белдерүгә ышанып запас часть өчен 3000 сум акча күчерә. Әмма аңа бернинди дә деталь җибәрмиләр.

 Икенче берәүнең банк картасыннан, әлеге дә баягы, “Вконтакте” челтәрен файдаланып 4500 сум акчасын салдыралар.

Инде менә тагын бер яңа мошенниклык факты. Күптән түгел билгесез кеше газ чыгуны белгертә торган датчик урнаштырам дип 4 пенсионерны алдый.

Бу хәлләр турында башкаларга сабак булсын дип язабыз, хөрмәтле укучыларыбыз.  Таныш түгел кешеләр мөрәҗәгать итсәләр, бигрәк тә акча турында сүз барса, ышанырга ашыкмагыз. Якыннарыгыз белән киңәшегез, алдарга маташуларын сизеп алсагыз эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.

И. Шакирҗанов.

фотоcherlock.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса